муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Студентлар көне белән! 25.01.2017
25 гыйнвар – Россия студентлары көне.
Мәктәбебезне төрле елларда тәмамлап, хәзерге вакытта студент булучы укучыларыбызны чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз!!!
Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.
Вуз зачетлары һәм имтиханнарында гына түгел, тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!Бәйрәм белән!!!
-
Укытучылар Спартакиадасы 23.01.2017
20-21 нче гыйнвар көннәрендә укытучыларыбыз мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасында актив катнаштылар, теннис, чаңгы, шорт-трек, тартылу, отжимание, аркан тарту төрләрендә көч сынаштылар. Педагог-оештыручы Миннуллина Н.Н. отжимание ярышында 2 нче урын, физик тәрбия укытучысы Шакиров Р.Ш. шорт-трек ярышында 2 нче призлы урыннар алдылар. Җиңүчеләрне чын күңелебездән котлыйбыз!!!
-
Укучылар өчен спектакль 20.01.2017
Югары Симет мәдәният йортында Г.Кариев театры артистлары башкаруында , укучылар өчен Р.Корбанның "Керпе малае дуслар эзли" спектакле булды.
-
Олимпиадаларга әзерлек
19.01.2017
10 нчы сыйныф укучысы Шайхлиева Алия һәм 11 нче сыйныф укучысы Шакиров Илһам 19-23 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең "Дуслык" үзәгендә геология фәне буенча республика олимпиадасына әзерләнәчәкләр. Укучыларыбызга белем үрләрен яулауда зур уңышлар телибез!
-
Имтиханнар биреп карау
16.01.2017
14-16 нчы гыйнвар көннәрендә 9,11 нче сыйныф укучылары сайлап алу фәннәреннән имтиханнар биреп карадылар.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! 16.01.2017
"Дулкыннар" конкурсының район этабында җиңүче, призер булган укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелебездән котлыйбыз, эшләрендә, укуларында зур уңышлар теләп калабыз.
3 нче сыйныф укучысы Имамиева Нәфисәгә "Нәфис сүз" номинациясендә 3 нче урын (Хакимова М.З.)
9 нчы сыйныф укучысы Шарафиева Алсуга "Вокал-соло" номинациясендә 2 нче урын (Имамиев И.И.)
9 нчы сыйныф укучысы Загриев Фоатка "Нәфис сүз" номинациясендә 1 нче урын (Нургалиева Г.М.)
-
"Дулкыннар" конкурсында
13.01.2017
Бүген бер төркем укучылар Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның тууына 70 ел тулуга багышланган «Дулкыннар» Республика бәйгесенең район (сайлап алу) турында чыгыш ясап кайттылар.
"Вокал" номинациясендә: "Күңелле балачак" ансамбле(3,5 класс), Гилазиева Зөһрә, Шарафиева Алсу (9 класс), җитәкчеләре Имамиев Илмир Илфатович.
"Нәфис сүз" номинациясендә: Хассамова Зәлия ( 1 класс), җитәкчесе Гарифуллина Д.Г., Имамиева Нәфисә ( 3 класс), җитәкчесе Хакимова М.З., Загриев Фоат (9 класс) , җитәкчесе Нургалиева Г.М.
-
Таудан чана шуабыз 13.01.2017
1, 5, 6 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә тауга чана шуарга бардылар. Укучылар белән кышкы табигатьнең матурлыгы, туган як табигатенең үзенчәлекләре турында сөйләшү алып барылды. Саф һавада битләре алланган, йомшак карда әвәләләнеп, таудан чана шуып чыр-чу килгән балалар күпләрне балачакларына алып кайткандыр, мөгаен.
-
Халыкара Рәхмәт көне 12.01.2017
Педагог-оештыручы Миннуллина Н.Н. 7 нче сыйныфта отряд сборы үткәрде. Сборның темасы: “Халыкара Рәхмәт көне” .Рәхмәт әйтү ул- кешенең ярдәмен,шәфкатен игътибарсыз калдырмау дигән сүз.Укучылар сбор барышында әдәпле булырга өйрәнделәр, "рәхмәт" турында шигырьләр һәм җырлыр тыңладылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 11.01.2017
14-16 нчы гыйнвар көнәрендә сайлап алу фәннәреннән ОГЭ һәм ЕГЭ биреп карау оештырылачак. Шул уңайдан, бүген 9,11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән җыелыш үткәрелде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Билалиева Г.Ф. әти-әниләрне имтихан биреп карау көннәре, куелган таләплә белән таныштырды, инструктаж үткәрде.