муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Район башлыгы елкасы 07.01.2017
Мәктәбебезнең 10 актив укучысы педагог-оештыручы Миннуллина Н.Н. җитәкчелегендә Лесхоз мәдәният йортында үткәрелгән Район башлыгы елкасынды булып, күңел ачып, ял итеп, бүләкләр алып кайттылар.
-
Кышкы каникул барышы
05.01.2017
Кышкы каникул көннәре укучыларыбыз өчен бик кызыклы һәм файдалы үтә. 25-31 декабрь көннәрендә 1-4 нче сыйныф укучылары кышкы лагерьда ял иттеләр. 2-7 нче гыйнвар көннәрендә 9,11 нче сыйныф укучылары өчен ОГЭ,ЕГЭга әзерлек, район олимпиадаларында җиңүче һәм призер булган югары сыйныф укучылары өчен республика олимпиадаларына әзерлек үткәрелә.
-
Яңа ел белән!!!! 31.12.2016
Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр!
Барыгызны да декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел! Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
Яңа ел белән!!!
- Кышкы каникулда олимпиадаларга әзерлек графигы 30.12.2016
- Кышкы каникулда ОГЭ, ЕГЭга әзерлек графигы 30.12.2016
-
2016-2017 нче уку елында спонсорлар ярдәме
29.12.2016
2016-2017 нче уку елында өстәмә белем бирү түгәрәкләренә спонсорлык ярдәме күрсәткән түбәндәге оешма җитәкчеләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез:
ОАО “Сабинское МПП ЖКХ» (Хабибуллин И.Г.) – 17500
ООО «Симет» (Талипов М.Х. ) – 12500
ИП Тимергалиев (Тимергалиев Р.Н.) – 6000
ИП Вагизов (Вагизов Н.Н.) - 2000
ИП Каримова (Каримова Г.) - 5000
ИП Гатауллин (Гатауллин А.Г.) - 5000.
Күчерелгән акчага ООО "ФРГ"дан "Оста куллар" һәм "Драма" түгәрәкләре өчен 12280 сумлык инвентарь, ИП Кудряшовтан "Судомоделирование" түгәрәге өчен 7035 сумлык инвентарьлар алынды. Калган товарлар шушы көннәрдә алынып бетәчәк.
-
"Нарат" боз сараена экскурсия 29.12.2016
Кышкы лагерьга йөрүче укучылар "Нарат" боз сараена конькида шуарга бардылар. Сәламәтлекләрен ныгытып, рухи көч алып кайттылар. Лагерьда үткән һәр көн мавыктыргыч, кызыклы.
-
Әти-әниләр җыелышы 26.12.2016
Бүген II чирек нәтиҗәләре буенча гомуми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. 8 нче сыйныф җитәкчесе Халиуллина А.Э. "Бала өчен ата-ана җаваплы " дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Директор урынбасарлары Билалиева Г.Ф., Имамиева Г.Х. чирек нәтиҗәләре, булачак имтиханнар биреп карау тәртибе, олимпиада нәтиҗәләре, тәрбия эшенең торышы, конкурс, ярыш нәтиҗәләре, каникулга инструктаж буенча чыгыш ясадылар. Җыелышта Югары Симет авыл җирлеге участок вәкаләтлесе Гатин М.М. чыгыш ясады.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 25.12.2016
-
Кышкы каникул планы
24.12.2016
Кышкы каникул планы