муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Котлыйбыз! 31.01.2018

31 нче гыйнвар көнне Казан шәһәрендә география фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабы үтте. Әлеге олимпиадада безнең мәктәбебез укучысы Загриев Ф.Ф. катнашып, призлы урын яулады. Аны һәм укытучысы Шафигуллина Ә.Г. чын күңелебездән әлеге уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да зур җиңүләр телибез.
-
Дулкыннар-2018 26.01.2018

Бүген балалар иҗат үзәгендә "Дулкыннар" республика конкурсының район этабы булып узды. Әлеге конкурста укучыларыбыз вокал-соло, вокал ансамбль, нәфис сүз номинацияләрендә көч сынаштылар.
Вокал-соло (кечкенәләр төркеме)- Ахмадуллин Булат - 3 урын, (зурлар төркеме) - Гыйләҗиева Зөһрә - 1 урын.
Вокаль ансамбльләр: "Яшь авазлар" - 3 урын, "Бәхетле балачак" - 3 урын.(Җитәкчеләре Имамиев И.И.)
Нәфис сүз (уртанчылар төркеме) - Халиуллина Язилә - 3 урын (җит.Хакимова М.З.), (зурлар төркеме) - Загриев Фоат - 1 урын, (яшьләр төркеме) - Хайруллина Зәлинә - 3 урын (җит.Гатауллина З.Р.)
Әлеге конкурста катнашкан һәркемне җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Китапханәче Гарипова Лилия Әхмәтовнага 55 яшь! 25.01.2018

-
Республиканское родительское интернет-собрание 16.01.2018

-
Кошларга җимлекләр куйдык 12.01.2018

Кыш - кошлар өчен гаять авыр чор. Шуны күздә тотып, мәктәбебезнең нәни 1 нче сыйныф укучылары бик зур эш башкардылар, кошларга җимлекләр элделәр.
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 11.01.2018

2 нче сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья дәресеннән кышкы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр.
-
Район башлыгы Чыршы бәйрәме 26.12.2017

-
Боз сараенда 26.12.2017

Каникулларны күңелле, мавыктыргыч, истә калырлык итү максатынна, 5-6 нчы сыйныф укучылары "Нарат" боз сараена бардылар. Тимераякта шуып, үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 26.12.2017

Югары Симет урта мәктәбендә 2 нче чиреккә йомгак ясап әти-әниләр җыелышы үтте. Җыелышта укыту эшләре буенча диретор урынбасары Билалиева Г.Ф. уку-укыту эшчәнлегенә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Талипова Я.Р. тәрбия өлкәсенә караган эшчәнлеккә анализ ясадылар. Әти-әниләр һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан Талипова Я.Р. мастер класс үткәрде.
-
Яңа ел төнендә сәяхәт
23.12.2017









