МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Яхшы сүз -җан азыгы" 20.09.2014

Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңелең көрсенә.
Ә син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә?
Бу атна"Яхшы сүз- җан азыгы" темасына багышланды.Балалар белән мәкальләр өйрәнелде, хикәяләр укып фикер алыштык, шигырьләр укыдык.Йомгаклау чарасы итеп китапханәгә экскурсиягә бардык. Түгәрәк өстәл артында "Тылсымлы сүз", "Төеннең башы миндә - ахыры синдә" уеннарын уйнап җиңүчеләр билгеләнде.
Һәрвакыт тәмле телле, бәхетле булыгыз, балалар!.
-
"Кросс - 2014" 20.09.2014

-
"Юлда йөрсәң бул өлгер - юл йөрү кагыйдәсен син бел!" 19.09.2014

" Юлда йөрсәң бул өлгер- юл кагыйдәсен син бел!"- дигән айлык бара. Бакчада шушы темага балалар шигырьләр , җырлар өйрәнәләр.Табышмакларга җаваплар табалар, экскурсияләргә чыгалар. Экскурсиядә балалар үз күзләре белән күреп, юлда ничек йөрергә кирәклегенә өйрәнәләр.
-
"Юл йору кагыйдэлэрен ойрэнэбез" 16.09.2014

Светофор.
Авылларда юк ул,ләкин
Син ашыкма ,туктап тор.
Белик әле,нәрсә икән
Ул әйбер бит-светофор.
Кара-кара як-ягыңа,
Уңга-сулга,артыңа.
Әнә бит ул нәк каршыңда-
Баганада алдыңда.
Шәһәрләрдә һәр чат саен
Туктап хәлдән таясың.
Ярый әле светофор бар
Яшел янгач чыгасың.
Кайвакытта машиналар
өеләләр бер җиргә,
Ватык светофор яныннан
Китеп булмый кирегә.
-
"Туган ягым" 12.09.2014

Бу атна "Яшеллеккә төренгән туган җирем "атналыгы булды. Балалар туган як турындагы белемнәрен киңәйттеләр.Җырлар, шигырьләр, өйрәнделәр..
Туган ягым,туган авылым,
Мин-синең газиз балаң.
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам.
Сусавымны басар кебек
Туган як чишмәләре.
Җилләрнең дә иң назлысы
Шул яктан искәннәре.
Җилләр булып очып килим
Газиз туган ягыма,
Җәйләремә кайтыйм әле,
Кышларыма-языма.
Кадерледән дә кадерле
Туган үскән ил генә.
Чит – ят җирләр күп булса да,
Туган җирем бер генә.
-
"Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәбез" 04.09.2014

-
"Белем бәйрәме" 01.09.2014

Мәктәпкә килдек кунакка,
Белем бәйрәменә!
Туган көн кебек кадерле ,
Белем бәйрәме дә.
Без киләсен белеп дуслар,
Алдан ук сөенгәннәр.
Туган көндәге шикелле, бик матур киенгәннр.
-
Бакчабыз бизәкләре 28.08.2014

-
Розалар чәчәк атты. 13.08.2014

Күкрәгемә кадыйм -димә,
Сабакта очлы угым.
Өзәргә теләсәң әгәр,
Чәнчеп алырмын кулын.
-
Аллы- гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра бакчабыз! 10.08.2014

Чәчәкләр, хуш исле чәчәкләр –
Лаләләр, сөмбелләр, нәркисләр,
Никадәр гүзәллек, нәфислек,
Алардан сибелә саф хисләр.
Болай да кыска гомерне өзмик
Кыскартмыйк чәчәкләр гомерен
Алсу нәфис чәчәкләрнең дә
Кешеләрнең дә белик кадерен.








