МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Бәйрәмегез белән кадерле әби- бабайларыбыз! 01.10.2014

1 октябр- өлкәннәр көне. Шушы уңайдан Югары Шытсу мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәмдә, безнең бакча балалары , үзләренең матур шигырләре, җырлары , биюләре белән өлкәннәребезне таң калдырдылар.
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
-
"Сезнең өчен биибез кадерле өлкәннәребез" 01.10.2014

Сандугачның балалары
Талга кунганнар икән;
Кара, болар чәчрәп тора,
Бигрәк уңганнар икән
Җилсез орчык эрлисең,
Әрле-бирле йөрисең;
Бигрәк оста биисең,
Күз тияр дип белмисең
-
" Заманча да биибез" 01.10.2014

-
"Җырлар тыңлыйк" 01.10.2014

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта
-
"Әбекәем" 01.10.2014

Балам дия- дия безне ,
Кадерләп үстерәсең,
Әй матур син әбекәем,
Күзләр тия күрмәсен!
Әй әбием әбекәем,
Кояш кебек күңелең,
Сәламәтлек бирсен ходай,
Озын булсын гомерең!.
-
" Әбиләрдән калышмыйбыз!" 01.10.2014

Күбәләктәй оча яшьлек
Талпына, канатлана.
Өлкәннәрдән үткән ялкын
Яшьләрдә кабатлана.
Аякларга күз иярми
Алар җиргә тимиләр,
Безнең балалар әнә ничек
Очкын чәчеп бииләр
-
Бәйрәмең белән тәрбиячем!" 26.09.2014

.Хөрмәтле «Ак каен» балалар бакчасы тәрбиячеләре!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Тәрбиячегә беркайчан да җиңел булмады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Бүген алар күп тапкыр артты. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә эшли алмыйбыз: заман үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
-
"Тәрбиячегә!" 26.09.2014

Тәрбияче!
Синдәдер ул йөрәкнең иң олысы,
Синдәдер ул күңелләрнең иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар – син аларны юатасың,
Боексалар – син аларны уйнатасың.
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Үстерәсең ничә буын балаларын.
Киткән чакта бакча белән саубуллашып,
Елый-елый озатасың син аларны.
Тәрбияче!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
"Котлыйбыз!" 26.09.2014

Сабыйлары оясына очкан коштай
Вакыт табып сагынып кайталар.
Тәрбиячем, җанга якын кешем
Кыласыз сез бары изгелек.
Гамәл, киңәшегез үзегезгә
Бирсен иде бары игелек!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
"Бәйрәм белән!" 26.09.2014

Бүген бездә зур бәйрәм
Һәр кешегә күңелле
Чөнки бүген бакчабызда
Тәрбиячеләр көне.








