МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Бөек Җиңүгә-70ел" 23.12.2014

Һәммәбез сагынып
Көтә Май килүне-
Китерә ул безгә
Иң Бөек Җиңүне!
-
"Кыргый хайваннар" 20.12.2014

Бу атнада без кыргый хайваннарның нәрсә белән туклануы,яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләштек.Хайваннарга карата мәрхәмәтле караш тәрбияләнде.Кыргый хайваннар турындагы табышмакларга җаваплар табылды.Рәсемнәр ясалды, презентацияләр каралды."Кызыл китапка" кертелгән хайваннар белән таныштык,әкиятләр укыдык.
-Куян, куян, син кайда?
-Яшел тугайда.
-Куян,куян,син кайда?
-Калын урманда.
-Куян, куян, син кайда?
-Карлы буранда.
-
"Кошлар- безнең дуслар" 13.12.2014

Бу атна "Кошлар- безнең дуслар" атналыгы булды.Максат: балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү. Аларның зарарлы корткычларны бетерүдәге әһәмиятен аңлату.Канатлы дусларыбызга карата сак караш һәм ярату хисләре тәрбияләү.Атна дәвамында балалар белән кошлар турында шигырьләр,җырлар өйрәнелде, рәсемнәр ясалды."Булсаң зирәк- әйт тизрәк" ! дигән уен- ярыш үткәрелде."Кошларга ярдәм итик" дигән исем астында җимлекләр ясалды.
_Килегез , кил, кошкайлар.
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
-Чыпчык, чыпчык-чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып!
-
"Туган ягыма кыш килде" 06.12.2014

Бу атна "Туган ягыма кыш килде" атналыгы булды.Балалар белән атна дәвамында кыш турында шигырьләр, җырлар өйрәндек.Табышмакларга җаваплар таптык,рәсемнәр , бик матур итеп кар бөртекләре ясадык.
Кояш йөри сүрелеп кенә,
Болытка төренеп кенә.
Кыяр- кыймас әйләнгәләп,
Кар ява иренеп кенә.
Бу әле- кышның малае,
Бу- беренче кар әле.
Ак сакаллы, җил- буранлы
Кыш бабае бар әле.
-
"Кыш килде" 06.12.2014

Ап- ак тун киеп кыш килде,
Яфрак- яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
Чормадан сикереп төште
Чаңгылар һәм чаналар.Ак мамыктай ап- ак кышны
Сагынып көткәннәр алар,
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы- чана, тимераяк-
Безнең иң якын дуслар.
-
"Мәдәният йортында" 29.11.2014

29 ноябрь көнне балалар, мәдәният йортында "Әниләр" көненә багышланган концертта катнашып бик матур чыгыш ясадылар.
-
"Бәйрәмнең күңелле мизгелләре". 28.11.2014

-
"Кояштагы тап" әкиятен уйныйбыз! 28.11.2014

-
"Әнием рәхмәт сиңа". 28.11.2014

-
Әнием - кадерлем" 28.11.2014

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен , әни кирәк.
Җил- яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк,
Иң кадерле кеше җирдә- әни димәк.








