Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 158 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
"Укытучыга - ноутбук"
16.05.2011
16 май көнне безнең мәктәп укытучыларына да ноутбук тапшырылды. Алар эш процессында нәтиҗәле кулланылыр дип ышанып калабыз.
-
Зәринә - беренче! 12.05.2011

12 май көнне Казан шәһәренең 149 нчы татар-төрек лицеенда Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча V республика конкурсының II туры булып узды. Анда I турда уңышлы чыгыш ясаган Тимершык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә (укытучысы - Фазылова Г.Җ.), Завод-Нырты урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Сәфәргалиева Минзилә (укытучысы - Гобәйдуллина Ч.Х.), Шәмәрдән лицееның 10 нчы сыйныфы укучысы Гарифуллина Энҗе (укытучысы – Галиуллина Э.И.) катнашты. Алар конкурс таләпләре буенча фәнни эшләрен яклап чыгыш ясадылар, 9-11 нче сыйныфлар БДИ биремнәре тибындагы тест эшләделәр. Фазылова Зәринә “Ил елъязмасында минем гаиләм тарихы” номинациясендә I урынга лаек булды, Сәфәргалиева Минзилә кызыксындыру призы белән бүләкләнде. Барлык укучыларга да грамоталар, исәлекле бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз!
-
Биергә өйрәнәбез 10.05.2011

Март аенда укучыларыбыз мәдәният йортына бию түгәрәгенә йөри башладылар. 9 май көнне бәйрәм концертында без аларның беренче чыгышларын карадык. Кече группа, уртанчы һәм өлкән группа - һәрберсе берәр бию өйрәнгән. Тамашачылар аларның чыгышларын көчле алкышлар белән бүләкләде. Җитәкчеләре Илназ Рәисович Фазылҗановка чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Молодцы, уңышлар сезгә!
-
Җиңү килде җиргә яз булып! 09.05.2011

Илебез быел 66 нчы тапкыр Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтте. Безнең мәктәп укучылары да бәйрәм көнне Тимершык авылы уртасында урнашкан обелиск янына тантаналы чарага җыелдылар. Җылы язгы кояш, очрашуда катнашучы сугыш һәм тыл ветераннары ямь өстенә ямь өстәделәр, 8 нче сыйныф укучылары көче белән матур җырлар, шигырьләр башкарылды (сыйныф җитәкчесе - Хәбибуллина Э.Ә., сценарий авторы - Нургаязова Г.Х.). Бәйрәм мәдәният йортында дәвам итте.
-
Тинчурин театрына культпоход 05.05.2011

5 май көнне педагогик коллектив Тинчурин театрында "Төн яна учакта" спектакленең премьерасында булып кайтты. Ремонттан соң яңартылган театр бинасы, премьера укытучыларда уңай тәэсирлэр, матур истәлекләр калдырды.
-
Илһамлы каләм ияләре 05.05.2011

5 май көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина З.Ф. җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылу Казан шәһәрендә "Илһамлы каләм" конкурсының йомгаклау тантанасында катнашты. Ул конкурсның дипломына һәм бүләккә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Тарих фәненнән брейн-ринг 04.05.2011

-
"Иҗат - бәхет чишмәсе"
28.04.2011
Бүген "Оста куллар" (җитәкчесе - Фальванова А.Ф.) һәм "Интерьер" (җитәкчесе - габтрахимов М.Н.) түгәрәгенең иң яхшы эшләре "Иҗат - бәхет чишмәсе" фестивале күргәзмәсендә катнашты һәм 1-2 урыннарга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Баскет-шоу
28.04.2011
27 апрель көнне безнең мәктәптә Баскет-шоу буенча зона ярышлары булып үтте. Киеренке барган бәйгедә безнең мәктәп укучылары беренчелекне алды һәм район ярышында катнашу хокукына ия булды. Аларга уңышлар телибез. Молодцы!
-
Парламентка - 105 яшь 27.04.2011

27 апрель көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хаҗиев А.Х. 10-11 нче сыйныф укучылары белән Россия Парламентына 105 ел тулу датасына багышланган ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар Парламент тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.



















