Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Каюм Насыйри укуларында 08.04.2011

8 апрель көнне 11 нче сыйныф укучысы Миннеханов Илназ Казанда Каюм Насыйри укуларында булып кайтты. Ул педагогика секциясе эшендә үзенең "Уку йортында укучы өчен уңайлы тирәлек булдыру" дип аталган проекты белән катнашып, 1 нче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды (җитәкчесе - Миннеханова М.Ф.). Илназны чираттагы уңышы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
Аҗаган - 2011 08.04.2011

8 апрель көнне безнең мәктәп командасы Мичән урта мәктәбендә зона буенча "Аҗаган - 2011" ярышларында катнашып кайтты. Миннебаев Салават турникта тартылу ярышында 1 нче урынга лаек булды, команда 3 нче урынны алды (җитәкчеләре - Нурмиев М.Н.). Котлыйбыз!
-
Кошлар көне 08.04.2011

8 апрель мәктәбебездә Кошлар көне буларак билгеләп үтелде. 5, 7 нче сыйныф укучылары көче белән "Сез кошларны беләсезме?" дигән темага информацион сәгать (җитәкчесе -Хәбибуллина Э.Ә.), башлангыч сыйныфлар өчен 3 нче сыйныфлар көче белән "Исәнмесез, кошкайлар!" дип аталган ачык чара - викторина үткәрелде (җитәкчесе - Дәүлиева Н.М.). Бу чараларда укучылар кошлар, аларның файдасы, үзенчәлекләре, төрләре турында бай мәгълүмат алдылар.
-
"Агачны сәнгатьле эшкәртү" конкурсы 08.04.2011

8 апрель көнне безнең мәктәпнең рәсем, технология укытучысы, "Интерьер" берләшмәсе җитәкчесе Габтрахимов Марат Наилович Чаллы шәһәрендә "Агачны сәнгатьле эшкәртү" конкурсының йомгаклау өлешендә катнашып кайтты. Марат Наилович конкурсның 1 нче дәрәҗәдәге медаленә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасына лаек булды. Түгәрәккә йөрүче 9 нчы сыйныф укучысы Мусин Алмазның эше конкурсның кызыксындыру грамотасына лаек дип табылды. Конкурста эшләре катнашкан 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенов Тәбрис, 5 нче сыйныф укучысы Мусин Булатлар Сертификат белән бүләкләнделәр.
-
Әбрар Кәримуллин исемендәге конференциядә 07.04.2011

6 апрель көнне 7 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә Әбрар Кәримуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә үзенең "Тимершык авылында мәгариф тарихы" дип аталган фәнни эшен тәкъдим итте. Комиссия Зәринәнең эшен 2 нче урынга лаек дип тапты (укытучысы - Фазылова Г.Җ.). Котлыйбыз!
-
7 апрель - Сәламәтлек көне 07.04.2011

7 апрель - Сәламәтлек көне безнең мәктәптә һәр ел саен оешкан төстә үткәрелә. Быел да бу көн файдалы һәм истәлекле вакыйгалары, ярыш, конкурслары белән тарихка кереп калды. Һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре үткәрелде, сәламәт яшәү темасына рәсемнәр, плакатлар конкурсы оештырылды. Дәресләрдән соң 4-5 һәм 6 нчы сыйныф командалары "Баскет-шоу" ярышлары уздырдылар, укытучы хатын-кызлар һәм югары сыйныф кызлары командалары арасында волейбол ярышы үткәрелде.
-
Укытучылар һәм укучылар арасында волейбол ярышы 07.04.2011

7 апрель-Сәламәтлек көнендә укытучы хатын-кызлар һәм югары сыйныфта белем алучы кызлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Ярыш укытучылар файдасына төгәлләнде. Котлыйбыз!
-
Баскет-шоу 07.04.2011

7 апрель - Сәламәтлек көнендә 4-5 һәм 6 нчы сыйныфлар арасында "Баскет-шоу" ярышы үткәрелде (Шакиров Ш.Х.). Ике команданың да җиңүгә омтылышы бик көчле булды. Шулай да берничә очко аермасы белән 6 нчы сыйныф командасы җиңү яулады. Аларга 28 нче апрельдә узачак район ярышларында уңышлар телибез!
-
Сәламәтлек темасына рәсемнәр, плакатлар конкурсы 07.04.2011

7 апрель - Сәламәтлек көнендә 1 нче сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы һәм 5-11 нче сыйныф укучылары арасында плакатлар конкурсы үткәрелде. Рәсем конкурсында 1 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Зәлинә, плакатлар конкурсында 8, 11 нче сыйныф укучылары 1 нче урынны алдылар. Котлыйбыз!
-
Китап дигән серле дөнья 06.04.2011

6 нчы апрель көнне 4 нче сыйныф укучылары " Китап дигән серле дөнья" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Алар китаплар турында бик күп кызыклы һәм бик кирәкле мәгълүматлар җиткерделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Сыйныф җитәкчеләре Галимова Гөлчәчәк Хөснулловна тарафыннан әзерләнгән викторина сорауларына укучылар төгәл һәм тапкыр җавап бирделәр. Бәйрәм бик эчтәлекле булды. Бәйрәм азагында китапханәче Шакирова Г.Х. иң күп китап укучыларны билгеләп үтте, аларга грамоталар тапшырды.



















