Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 158 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Изгеләр чишмәсенә экскурсия 02.06.2011

Лагерьда ял итүчеләр авылга якын гына урнашкан, шифалы суы белән үзенә дәшеп торучы Изгеләр чишмәсенә барып кайтырга да вакыт таптылар.
-
Исәнме, ҖӘЙ! Лагерь ачылышы. 01.06.2011

1 нче июнь көнне Тимершык урта мәктәбе каршында оештырылган "Шатлык" сәламәтләндерү лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерь 30 балага исәпләнгән, шулай да анда башлангыч сыйныфларда белем алучы 47 бала чиратлашып ял итәчәк. Ял итү чорына бассейн, боз сараена бару, төрле очрашулар планлаштырылган. Укучыларның сәламәтлеген тикшереп, кабул итеп алу өчен фельдшер Галимҗанова Рәмзия апа чакырылган иде. Ул укучылар белән дөрес туклану, гигиена турында әңгәмә үткәрде. Лагерь флагын уку елы дәвамында гел "5" ле билгеләренә генә укыган Фазылова Сөмбел, Дәүлиев Әлфис, Нәҗипова Илзидәләр күтәрде. Хәерле сәгатьтә!
-
Лагерьда виртуаль экскурсия: "Без - Тукайлы халык!" 01.06.2011

Лагерьның беренче көне кызыклы һәм файдалы чараларга бай булды. Шуларның берсе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннеханова М.Ф. үткәргән "Без - Тукайлы халык!" дип аталган виртуаль экскурсия. Укучылар сөекле шагыйребез турында видеоматериал белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, үзләре дә шигырьләр язып карадылар, иң осталары призларга ия булды.
-
Төркем почмаклары конкурсы 01.06.2011

Лагерьда "Очкын" һәм "Дуслык" төркемнәре тупланды. Һәр төркем үзенең почмагын ясады. "Очкын" төркеменнән Сәлимгәрәев Ильмир, Алтынбаева Илүзә, Галимҗанова Энҗе, "Дуслык" төркеменнән Нәҗипова Гөлназ, Нәҗипова Илзидә, Карамова Рәзинә, Ибатуллина Филизә бигрәк тә актив булдылар. Молодцы!
-
"Күн туп" призына уздырылган ярышлар
26.05.2011
Сабада " Күн туп" призына уздырылган район ярышында безнең мәктәп укучылары кече группада I урын алдылар. Молодцы!
-
Изгеләр чишмәсендә 25.05.2011

25 май көнне 7 нче сыйныф укучылары үзләре шефлыкка алган Изгеләр чшмәсе территориясенә чәчәкләр утырттылар, чистарттылар, сулар сиптеләр (сыйныф җитәкчеләре - Нуруллина З.Ф.)
-
Мәктәбебез гөлбакча булсын! 25.05.2011

Быел да һәр елдагыча мәктәп тирәсендәге чәчәклекләрдә кызу эш гөрли. Һәр сыйныф үзенә бүлеп бирелгән участокны башкалардан яхшырак итәргә тырыша. Бүген, ягъни 25 май көнне 5 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Нурия Әлхәмовна белән бергәләп чәчәкләр утырттылар.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2011

24 май көнне 12 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәп залында бу тантаналы вакыйга уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Килгән кунаклар чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Хәерле юл сезгә!
-
Изге Болгарга экскурсия 21.05.2011

21 май көнне 5-6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Нурия Әлхәмовна һәм Гөлфинә Ринатовна белән бергәләп изге Болгар шәһәрлегенә экскурсиягә бардылар. Тарихи Болгар җире, сакланып калган биналар, сарайлар, манаралар, туган ягыбызның гүзәл табигате укучылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
-
Балалар оешмасы көне 18.05.2011

18 май көнне мәктәбебездә эшләп килүче "Шатлык" берлеге үзенең йомгаклау сборын үткәрде. Педагог-оештыручы Гүзәл Рәшитовна укучыларга җәй көне бергәләп уйнау өчен яңа уеннар өйрәтте, пионерия туган көн тарихыннан мәгълүматлар белән таныштырды.



















