Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Иң яхшы әйдаман !" конкурсы 16.01.2016
Районкүләм "Иң яхшы әйдаман" конкурсына мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Махмутова Гузәлнең эше тапшырылды. Аңа уңышлар телибез!
-
Район башлыгының чыршы бәйрәмендә 06.01.2016
Мәктәбебездән 9 укучы Лесхозда Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановның балалар өчен үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә катнашты. Укучыларыбыз бәйрәмнән күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
03.01.2016
Лагерьда укучылар саф һавада уеннар уйнадылар, тимераякта шудылар.
-
03.01.2016
3 январь көнне лагерьда вата һәм гофрирлаштырылган кәгазьдән рәсемнәр ясау буенча мастер - класс күрсәтелде. Балалар бик теләп, кызыксынып рәсемнәр ясадылар һәм соңыннан күргәзмә оештырылды.
-
02.01.2016
Лагерьга йөрүче балалар белән "Әдәп төбе-матур гадәт" девизы астында матур чара уткәрелде. Укучылар исәнләшү, аралашу, сөйләшү әдәбенә, ягъни итәгатьле булырга өйрәнделәр. Соңыннан мәктәп музена экскурсия ясадылар.
-
Фаил Мияссарович, юбилеегыз белән сезне! 30.12.2015
30 декабрь көнне хөрмәтле хезмәттәшебез Амиров Фаил Мияссарович 50 яшьлек юбилеен каршылый.
Хезмәттәшебезне олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышында озын гомер, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез, балаларының игелеген күреп, ихтирамын тоеп, тормыш иптәше Лилия Саубановна белән тигез, матур яшәргә язсын. -
29.12.2015
Укучылар сколиоз профилактикасы белән таныштырылды. Гәүдә торышының дөреслегенә һәрчак игътибар итәргә кирәклеге турында кисәтелде. Шулай ук лагерьда укучыларның күзаллауларын яхшырту максатыннан, "Кызыклы математика", "Саба районының 85 еллыгына багышланган "Башваткыч"уенын укучылар яратып кабул итте.
-
Подвиг, вошедший в историю 28.12.2015
28 апреля учитель ОБЖ Яруллин Ильшат Исламгалиевич провел открытый урок в честь 100-летия со дня рождения А.М.Маресьева на тему: «Алексей Маресьев-человек-легенда»
-
28.12.2015
Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан, теннис буенча мастер-класс курсәтелде, соңыннан малайлар арасында теннис ярышы үткәрелде, ә кызлар төрле халык биюләре буенча мастер -класста катнаштылар.
-
Кышкы лагерь башланды. 27.12.2015
27 декабрьдән "Кыңгырау" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Анда 45 укучы ял итә. Лагерьның беренче көн планы нигезендә балалар әти-әниләргә “Кыш бабайда сер бар” яна ел бәйрәмен курсәттеләр.