Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Аҗаган - 2011 09.04.2011

8 апрель көнне безнең мәктәптә "Аҗаган - 2011" зона ярышлары узды. Анда Шекше, Шәмәрдән, Корсабаш, Явлаштау, Иштуган мәктәп командалары мылтыктан атуда, автомат җыюда, ОЗК киюдә, төзелеш һәм җыр конкурсларында көч сынаштылар. Шекше мәктәп командасы 1, Шәмәрдән - 2, Явлаштау - 3 урынга лаек булдылар.
-
Фәнни конференциядә 07.04.2011

6 апрель көнне мәктәбебезнең 3 укучысы Ә. Кәримуллин исемендәге I зона фәнни- гамәли конференциядә катнаштылар. Татар филологиясе бүлегендә Нәзирова В. (укытучысы Зәйнәгыева З. Ф.) "Китап язмышы- халык язмышы", рус филологиясеннән Гарипова Д. ( укытучысы Гарифуллина Г. Р.) "Всё в натуральном виде", тарихтан Мәҗитова Э. (укытучысы Хабирзянова Р. И.) "Калатау итәгендә" дигән темага чыгышлар ясап, сертификатка ия булдылар.
-
8 класста - тест 05.04.2011

5 апрельдә 8 класс укучылары рус теле фәненнән онлайн-тест үтә башладылар. Укучыларга уңышлар телибез! Укырга, укырга һәм укырга!
-
Ата-аналар җыелышы
02.04.2011
1 апрель көнне мәктәптә 8 класс укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Анда класс җитәкчесе Гатиятов Р.Р. III нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Фән укытучылары ата-аналарны үз фәне буенча Интернет - тест һәм ГИА таләпләрен аңлаттылар. Директор урынбасарлары Давыдова Т.А. һәм Гарифуллина Г.Р.лар укыту-тәрбия процессының торышын яктырттылар.
-
Конференция 31.03.2011

30 март көнне Килдебәк мәктәбендә үткән V Район фәнни-гамәли конференциясендә безнең мәктәптән 6 укучы катнашты. Бөтенесе дә Сертификатка ия булдылар. Ә 10 класс укучысы Ханнанова Алинә (укытучы-Давыдова Т. А.) рус теле секциясендә 1 урын алды. Афәрин, Алинә!
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт 31.03.2011

Мәктәбебезнәң бер төркем укучылары "Нарат" боз сараена барды. Укучылар рәхәтләнеп тимераякта шудылар, язгы каникулның соңгы көнен күңелле уздырдылар.
-
"I дәрәҗәдәге диплом - бездә!" 31.03.2011

29 мартта район балалар иҗат үзәгендә үткән "Минем укучым - минем горурлыгым" бәйгесендә Әхмәтшина Зәлия "Саламнан могҗиза" проект эшен яклап чыгыш ясады һәм I дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Булдырдың, Зәлия!
-
Волейбол ярышында 26.03.2011
26 нчы март көнне Саба спорт комплексында мәктәп укучылары арасында волейбол буенча зона ярышларында 1 һәм 2 нче урынннарны алган мәктәп командалары очрашты. Әлеге район ярышында Шекше мәктәбенең кызлар командасы да актив катнашып, 9 команда арасыннан 4 нче урынны яуладылар.АФӘРИН!!!
-
Без инглизчә дә беләбез! 26.03.2011

25 март көнне Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән "Говорим и поем по-английски" конкурсында безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. "Җыр" номинациясендә 5 класс укучысы Зиннатова Әдилә 2 урын яулап, Мактау кәгазенә һәм бүләккә лаек булды.
Very good, Adilya! -
"Беренче карлыгачлар" 24.03.2011

Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән "Сандугач керде күңелгә" конкурсының "Беренче карлыгачлар" номинациясендә 1 класс укучыларыбыз Фаваризова Р. һәм Хафизова З. уңышлы чыгыш ясап, Ралинә Республика турына үтте.











