Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Халыкка багышланган гомер 10.02.2011

21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан 6 класста "Халыкка багышланган гомер" дигән Н. Исәнбәт иҗаты буенча кичә-дәрес үткәрелде. Укучылар дәрескә бик күп эзләнделәр, язучының күпкырлы эшчәнлеген барладылар. Дәрес укучыларга бик күп мәгълүмат бирде.
-
“Язмыш сынауларын кичеп...” 09.02.2011

9 февраль көнне 5 класста “Хәрби-партиотик айлык”ка багышланган “Язмыш сынауларын кичеп...” дигән класс сәгате үткәрелде. Анда укучылар авылыбызның хөрмәтле кешесе Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипов Нәҗип абыйның тормыш юлы белән таныштылар. Аның фотоальбомын караганнан соң, укучылар үзләренең алган тәэсирләрен, уй-кичерешләрен җиткерделәр.
-
“Без тынычлык яклы!” 08.02.2011

8 нче февраль озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар арасында “Без тынычлык яклы!”дигэә темага күңелле стартлар уены булып узды. Балалар ике командага бүленеп, үзләренең җитезлекләрен, көчләрен сынадылар.
-
"Диверсант" фильмы 08.02.2011

8 февраль көнне 7 класс укучылары "Хәрби-партиотик айлык"ка багышланган класс сәгатендә "Диверсант" фильмының 1 сериясен карадылар. Аннары алар фильм турында үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклашып, матур гына әңгәмә кордылар.
-
Без ярышабыз! 07.02.2011

5 февраль көнне Сабада узган Татарстан Республикасының укучылар арасында гер күтәрү буенча 8-нче спартакиадасының район туры булып узды. Безнең 9 класс укучылары Ханнанов Ильдар (2 урын), Галимов Ранис (1 урын), Ваесов Галинур (1 урын) яуладылар. Котлыйбыз! Уңышлар сезгә!
-
"Президент ярышлары” 04.02.2011

4 февраль көнне мәктәп күләмендә мылтыктан ату буенча "Президент ярышлары” үткәрелде.
-
"Чаңгы шуу көне" 03.02.2011

2-3 февраль көннәрендә безнең мәктәптә " Хәрби-патриотик айлыкка" багышланган чаңгы ярышлары булып узды. 1-11 класс укучылары, укытучылар коллективы чаңгыга бастылар. Даими шөгыльләнүбезнең нәтиҗәсе - Шарипов Делюс (8 класс), Хөсәенов Данир (9 класс), Гомәров Ильнур( 7 класс) беренче булып килделәр. Укытучылар да укучылардан калышмады. 1 урында Зайнагиев Н. М., 2 урында- Гарипова А. Р., 3 урында-Зиннатова Э. Ш..
-
Чәчкә Заһирова батырлыгы 02.02.2011

2 февраль көнне 7 класс укучылары Бөек Ватан сугышында бик күп батырлыклар күрсәткән Чәчкә Заһирова тормышы белән таныштылар һәм күп мәгълүмат алдылар.
-
“Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы”
01.02.2011
1 февраль көнне Шекше урта мәктәбендә “Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы” башланды. Айлык дәвамында күп кенә кызыклы чаралар, спорт уеннары һәм башка төрле конкурслар планлаштырыла. Барлык укучыларны чараларда актив катнашырга чакырабыз.
-
Ата-аналар җыелышы 28.01.2011

28 январь көнне безнең мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. “Баланы фикерләргә өйрәтәбез! " темасына доклад белән Галимзянова Г.Г. , Габдулхакова М.Р. чыгыш ясадылар. Алар тренинг формасында ата-аналарга балаларның фикерләү сәләтен үстерүнең юлларын күрсәттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Г.Р. укыту- тәрбия процессында таяна торган төп документлар белән таныштырды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Давыдова Т.А. I нче яртыеллык нәтиҗәләре, БДИ һәм ГИА га әзерлек турында әйтеп китте. Ахырдан ата-аналарны кызыксындырган сорауларга директор Зайнагиев Н.М. җавап бирде.











