Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Сингапур укулары 29.03.2014
Укытучылар коллективы 27, 28 март көннәрендә Явлаштау урта мәктәбе базасында узган Сингапур укуларында булдылар
-
Китапханәдә 24.03.2014
24 март язгы каникулның беренче көне булуга карамастан, мәктәп укучылар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Кемдер түгәрәккә, кемдер өстәмә консультацияләргә, ә 6 класс укучылары китапханәгә “Галиҗанәп китап” викторинасына килделәр. Алар вакытларын файдалы итеп үткәрделәр, өстәмә мәгълүмат тупладылар.
-
Шахмат ярышында
24.03.2014
23 март көнне Лесхоз бистәсендә ТАССРның атказанган урманчысы Н.М.Минниханов истәлегенә уздырылган шахмат ярышында 4 класс укучысы Фаваризова Ралинә, 7 класс укучысы Ахметшина Зәлия 2 урын яуладылар. Кызларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Мәктәбебездә өмә 22.03.2014
Язгы каникулга киткәнче укучыларыбыз мәктәптә, мәктәп яны участогында өмә үткәрделәр
-
Китап геройлары-минем рәсемнәрдә 22.03.2014
"Балалар китабы атналыгы" кысаларында узучы "Китап геройлары-минем рәсемнәрдә" конкурсына укучылардан иҗади эшләр кабул итү дәвам итә. Әзер эшләр китапханәдә күргәзмәгә урнаштырылды.
-
Ата-аналар җыелышы
21.03.2014
20 март көнне 6 класс укучыларының ата-аналары өчен "Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү" темасына җыелыш узды. Җыелышта барлык ата-аналар катнашты. Җыелыш ата-аналар белән, хезмәт һәм аның бала тормышындагы роле, балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләүдә гаилә үрнәгенең әһәмияте турында, лекция-әңгәмә рәвешендә барды. Баланың хезмәт эшчәнлеге, гаиләдә аны бәяләү буенча анкета үткәрелде һәм аңа нәтиҗә ясалды.
-
Укытучыларыбыз - баскетболда
21.03.2014
21 март көнне Шәмәрдән лицеенда үткән мәгариф хезмәткәрләре арасындагы баскетбол буенча зона ярышында мәктәбебезнең укытучылар командасы актив катнашкан өчен грамота алып кайттылар.
-
Без эфирда
20.03.2014
20 март көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гимадиева А.И. һәм педагог-оештыручы Габделхакова Г.Р. җитәкчелегендә "Саба дулкыннары" радиосы аша чыгыш ясап, мәктәбебез тормышы белән радио тыңлаучыларны таныштырып кайттылар.
-
Балалар китабы атналыгы 19.03.2014
"Балалар китабы атнылыгы" кысаларында мәктәп китапханәсендә "Безнең юбилярлар" китап күргәзмәсе оештырылды.
-
"Ачык ишекләр" көне 15.03.2014
15 мартта башлангыч классларда "Ачык ишекләр" көне үтте. Әти-әниләр классларда укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген карадылар. 1 класста технология укытучысы Гарипова А.Р. "Яшь дизайнер", 2 класста хореография укытучысы Фаваризова Р.Т. "Музыкаль шкатулка", 3 класста инглиз теле укытучысы Әмирова Л.Ф. "Күңелле инглиз теле" дәресендә "Кызыл калфак" әкиятен, 4 класста ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. "Минем куркынычсызлыгым" дәрестән тыш эшчәнлеген күрсәтте. Педагог-оештыручы Габделхакова Г.Р. эзтабарлар җыены үткәреп, тимурчылык эшен җанландыру турында аңлатты. Соңыннан МБ җитәкчесе Ханнанова А.С. әти-әниләр каршында башлангыч класслар атналыгына йомгак ясап, конкурсларда җиңүче укучыларга мактау кәгазьләре тапшырды.