• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Районный семинар учителей технологии

Опубликовано: 21.01.2011

                       Хезмәт  сөйгән кеше- хөрмәт иясе

 Шәмәрдән лицее укытучылары һәрвакыт тәҗрибә уртаклашып , яңалыкка омтылып эшлиләр Үзләренең эш тәҗрибәсен дә тирә- күрше мәктәпләр белән уртаклашалар, аларны да өйрәтәләр.

    21 январь көнне Саба районы технология фәнен укытучылар лицеебызга җыелдылар. Максатлары Шәмәрдән лицее укытучыларының эш- тәҗрибәсен өйрәнү. Чөнки укучыларыбызның эшләреннән әзерләнгән күргәзмәләр һәрвакыт  мактала һәм алдынгы урыннарга лаек була.

  Килгән кунаклар Госманова Л.В һәм 8а классы кызлары әзерләгән. “ Түбәтәй- милли баш киеме” темасына чигү дәресе карадылар. Дәрес матур җанлы үтте. Ә малайлар хезмәте укытучылары “ Бригада подряды белән табуретка ясау” темасына Зарипов М.М. ның 7г да дәресен карады. Укучылар тиз арада  матур урындык- табуреткалар ясады.Нәбиуллина Ф.Х. “Макраме үрү серләре” темасына мастер- класс күрсәтеп,  макраме үрергә өйрәтте. Кашипов Л.Р. яңа технологияләр кулланып укучыларга автодело дәресләре бирү темасына доклад укыды. Давлетова Э.Р. компьютер технологиясе кулланып 7в классы кызлары белән  “Үз  уеным “ дәрестән тыш чарасын күрсәтте. 

  Укытучылар  түгәрәк өстәл артында киләчәккә эш планнары төзеделәр, конкурслар турында яңалыклар белән уртаклаштылар. Эш сөйгән һәм һөнәр белгән кеше генә бу тормышта үз юлын таба . Киләчәктә укучыларга дөрес һөнәри юнәлеш бирү, һәр яктан үскән , камил, тормышта югалып калмаучы шәхесләр тәрбияләү максатын куйды бу көнне технология укытучылары.

                                             Галиуллина Э.И.

     Эх,татар түбәтәе

Иген иккән, чигү чиккән,

Татар халкы электән.

Читек- кәләпүшен киеп,

Авырлыкларны җиңгән.

Ир-егеткә бик килешә

Чигүле түбәтәйләр.

Кызларның уңганлыгын да

Күрсәтәләр бит алар.

Янып тора төсләре дә,

Катлаулы бизәкләре.

Уңган оста куллар гына

 Тудыра чәчәкләрне.

 Эх, татар түбәтәе,

 Чигүле искитмәле.

 Чиккән түбәтәйләр киеп,

 Әйдә, биеп кит әле.

         Галиуллина Э.И.



К списку новостей