• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Тимурчылар эшен дәвам итәбез

Опубликовано: 24.01.2012

  Безнең һәрберебездә кояш бар. Ул кояш - яхшылык, игелеклелек. Игелеклелек башка кешенең кайгысын, шатлыгын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә. Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Киләчәктә безнең мәктәп балалары кем буласын белмибез, юрист буламы ул, инженермы, ләкин шуны беләбез: без аларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә тиешбез. Класс җитәкчесенең төп максатларының берсе - балаларыбызда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күнеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итәгатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.Шәфкатьле дигәннән, Шәмәрдән лицеенда да “шәфкатьлелек” штабы ел дәвамында тулы көч белән эшли. Ярдәмгә мохтаҗ әби - бабайларга тимурчылык эше оештырылган. Укучылар ярдәмгә мохтаҗларга булышалар, өлкән буын кешеләре турында кайгырталар, алар балалар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә куанып торалар. Укучылар, Шәмәрдән поссоветы биргән исемлек буенча бүленеп,класс җитәкчеләре белән берлектә, кар көрәргә баралар. Дәресләр тәмамлангач саф һавада эшләү күңелле дә, файдалы да. Бер рәхмәт мең бәладән коткара сүзләрен дә онытмаска кирәк әле. Өлкән кешеләрнең, лаеклы ялда булган укытучыларның рәхмәт сүзләрен ишетү үзе бер рәхәт. Бу эшләр балаларда чын кешелек сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә дип уйлыйм.Димәк, игелекле эшләрне тагын да күбрәк эшләргә, өлкән яшьтәге мохтаҗ әби- бабаларыбызга ихтирамлы, игътибарлы, миһербанлы булырга  тиешбез. Игелеклелек кылып кемнедер шатландыруың  белән үзең дә сөенечле  хисләр кичерәсең, күңел канәгатьләнүе аласың. Димәк, җан тынычлыгы аша тән саулыгына ирешәсең.  Изге күңелле, мәрхәмәтле кешене шәфкатьлелек бизи. Шәфкатьлелек ул бәхетле булырга да җирлек тудыра. Кеше эшне яратырга һәм тырышып ахырына җиткереп эшләп бетерергә тиеш, үзе өчен генә түгел  башкалар өчен дә эшләсә, шунда гына кеше шәфкатьле  һәм бәхетле була.  Чорыбыз бик катлаулы, яшәү ритмына ияреп өлгереп булмый, тере кешеләрне җансыз роботлар алыштыра торган замана. Чын тәрбия кануннарыннан читкә тайпылу күзәтелсә дә, кешеләр барыбер шәфкатькә, игелеклелеккә мохтаҗ. Йомшак, җылы карашларыбызны, ягымлы сүзләребезне бер-беребездән кызганмыйк, ярдәмләшеп, хәл белешеп, аралашып яшик, кеше булып калыйк!

 

 

 



К списку новостей