• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

“Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай”

Опубликовано: 21.12.2011

16 нчы декабрьдә Арчаның мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бу көнне “Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай”  исеме астында Габдулла Тукай елын йомгаклауга багышланган иҗат фестивале узды. Залда республикабызның төрле районнарыннан килгән укытучылар, укучылар, төрле матбугат чараларыннан килгән журналистлар , мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр һ.б. катнашты.

Бу фестивальдә Шәмәрдән лицее укучылары да бар иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулласалихова Г.Г. Мәгариф һәм фән министрлыгының, “Мәгариф” журналының дипломы белән бүләкләнде. Укучыларыбыз Мәгариф һәм фән министрлыгының, “Мәгърифәт” газеталарының дипломнары белән бүләкләнделәр.  8 сыйныф укучысы Фәхретдинова Г. (укытучысы – Мулласалихова Г.Г) “Тукай – яраткан шагыйребез. Тукай әкиятләре яхшылыкка, матурлыкка өнди” номинациясендә II дәрәҗәдәге, 10 сыйныф укучысы Идрисова А. (укытучысы – Сабирова Р.А.) “Тукай – тәрҗемәче” номинациясендә II дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.

Бәйрәмнең икенче өлеше Кушлавыч авылында дәвам итте. Монда да мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, музей хезмәткәрләре искиткеч күңелле программа әзерләгәннәр иде. Тукаевларның музей-йорты комплексы  яныннан урман башлана. Урманнан чыккан Шүрәлене  дә, себеркесенә утыртып, балаларны әкият дөньясына алып киткән убырлы карчыкны да, кәҗә белән сарыкны да  күрдек, хәер, барысын да санап бетерү мөмкин дә түгел.  Кыш бабай белән Кар кызы төрле уеннар оештырып, балаларга бүләкләр өләштеләр. Фестивальгә килгән укучылар Яңа ел күчтәнәчләреннән авыз иттеләр дә инде.

Музейда алган тәэсирләр дә тиз генә онытылмас. Шагыйрь биографиясенә кагылышлы шактый яңа мәгълүматлар белән  таныштык.     Кушлавычтан киткәндә, нигәдер, күңелне моңсулык биләде. Туган авылында  бөек Тукайның рухы яшидер, мөгаен.

Фестиваль барышында язучыбыз Галимҗан Гыйльманов: “Тукай елы төгәлләнмәде, ул әле башлана гына, Тукай һәммәбезнең йөрәк түрендә булырга тиеш”, дигән сүзләр әйтте. Безгә бу фикер белән килешергә генә кала.



К списку новостей