• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Тарих укытучылары тәҗрибә уртаклаша

Опубликовано: 09.12.2011

Шәмәрдән лицее базасында район фән укытучылары өчен семинарлар уздыру һәм тәҗрибә уртаклашу традициягә керде. Чөнки лицей  үзенең тырыш укытучылары, укучылары белән район күләмендә үткәрелгән һәр конкурс, чарада актив катнаша.Спорт ярышы, фән олимпиадалары, конкурслардан һәрвакыт призлы урыннар яулап кайталар.

   Чираттагы семинар 8 декабрь көнне район тарих укытучылары өчен  узды. Ул укучыларны  тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ, ГИАга әзерләү буенча ресурс көн буларак оештырылды. Семинарның темасы “Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә укучыларда төп белем күнекмәләре формалаштыру”. Семинар эшендә район мәктәпләреннән 21укытучы катнашты.

   Семинар планы буенча Алия Хамзина 8в классында “ Александр I нең 1801-1812 елларда эчке сәясәте” темасына Россия тарихыннан ачык дәрес күрсәтте.Дәрестә укучылар документлар анализлау, таблица тутыру, үз- үзләренә бәя бирү аша теманы ачтылар.

  Икенче өлештә Энҗе Галиуллина “Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син!” темасына мастер- класс оештырды. Ул Бөек Ватан сугышы темасын документлар аша өйрәнү һәм укучылар белән БДИ биремнәрен эшләүне үз эченә алды. Укучылар ролен башкаручы укытучылар һәр этапта актив катнаштылар, үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр.

   Һәр  ике укытучы үз эшендә яңа технологияләр файдаланды. Бу укучыларның иҗади сәләтен үстерә, фәнгә кызыксыну уята, укыту процессын нәтиҗәлерәк итә.Белем сыйфатын арттыру, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, күнекмәләрен формалаштыруда компьютер укытучының төп таянычы булып тора.Яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш  алып, дәреснең һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның уңышлы вариантларын кулландылар укытучылар.

  Түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашуда  тарих укытучыларының методисты Нигъмәтҗанов Фәргать Тәлгать улы һәм Лесхоз урта мәктәбе тарих укытучысы  Аглямзянов Рим Камил улы чыгыш ясады.Алар олимпиада нәтиҗәләре, БДИ, ГИАда үзгәрешләр белән таныштырды, киләчәк эш планнарын аңлаттылар.

  Семинардан укытучылар күтәренке кәеф, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән таралдылар.



К списку новостей