Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Новости
Салкын кар да җанлана
Опубликовано: 27.12.2010Салкын кар да җанлана
Яңа ел бәйрәмнәре якынлашканда районыбызның оешма, учреждение тирә- ягы матур кар сыннары белән бизәлә.Салкын карны да җанландыра укучылар, укытучылар, төрле һөнәр ияләре. Аларның кулларында гына төрле әкият геройлары, юмарт Кыш бабай һәм сөйкемле Кар кызы, җәнлек- җанварлар терелә. Барлык кар сыннары үз яннарына дәшеп тора, балачак иленә алып кайта, кәефне күтәрә.
Шәмәрдән лицее коллективы да ел саен кар сыннары ясап сөендерә. Быел лицей капкасы янында ук Кыш бабай, Кар кызы каршы ала, аҗдаһа башлы тауда бала- чага шуа, җәнлекләр тирәсендә мәш килеп фотога төшүчеләр йөри, кабартма әкияте геройлары сәлам бирә. Район күләмендә кар сыннары ясау , бизәү конкурсында III урынга лаек булу, укучылар һәм укытучылар, хезмәткәрләрнең тырыш эше нәтиҗәсе.Яңа елның ак карлары сөенеч, шатлык, уңышлар алып килсен.
Галиуллина Э.И. 28.12.2010
К списку новостей














