• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

“Саба дулкыннары” на 10 яшь

Опубликовано: 18.12.2010

                    Саба дулкыннары” на 10 яшь

    2010 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга бай ел булды. Чираттагы бәйрәм “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясенең 10 яшьлек бәйрәм тантанасы. Республикада узган төрле конкурс, бәйгеләр җиңүчесе  һәм 62 еллык тарихы булган радионың үз тыңлаучылары, үз мәйданы бар. Бу радионың бүгенге директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбәрәкова һәм радио- телевидение хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе дә.

    Бүген Саба радиосы районыбызның барлык көнүзәк мәсьәләләрен яктырта. Аны барлык тирә күрше район халкы да яратып тыңлый. Шуңа күрә дә,Саба мәдәният йорты залы бәйрәм кичәсенә җыелган төрле яшьтәге тыңлаучылар белән тулган иде.

    Бәйрәм тантанасы родио тарихын хатирәләрдә яңарту, күңелле җыр-биюләр, тәбрикләү һәм бүләкләүләр белән үрелеп барды. Радионың гимны буларак яңгыраучы “Сабам- минем гүзәл ягым” җырының сүзләрен язган Резеда Валиева сәхнәдән рәхмәт сүзләрен зур дулкынлану белән җиткерде.

    “Саба дулкыннары”  радиосы төрле конкурс, бәйгеләрендә катнашучыларны, актив хәбәрчеләрен онытмый. Бу тантанада да алар сәхнә түренә чакырылдылар. Алар арасында лицей яңалыкларын даими хәбәр итеп торучы тарих укытучысы Галиуллина Энҗе дә бар иде. Ул штаттан тыш хәбәрче буларак рәхмәт хаты, истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Аңа алга таба да иҗат уңышлары телибез.  

                           18.12.2010 ел

 



К списку новостей