• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Бүгенге көн укытучысы.

Опубликовано: 19.12.2010

 

                                    Бүгенге көн укытучысы.

                              

                                   “Кешедә барысы да матур булырга тиеш:

                                                          йөзе дә, киеме дә, күнеле дә, уйлары да.”

А.П.Чехов.

    Мөгаллим, остаз, укытучы. Бу өч сүздә күпме мәгънә,  күпме сер. Алар җилкәсенә гаять катлаулы эш- тәрбия һәм белем бирү эше йөкләнгән. Бүгенге чынбарлык әти - әниләрдән, тәрбиячеләрдән һәм укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә.

А.С.Макаренко үзенең балалар тәрбияләүгә карата язган лекциясендә: ”Балага тәрбия бирү- тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар менә дигән гражданнар, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз –алар безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез “, -дип язган. Әйе, балаларны дөрес тәрбияләү бүгенге көндә күбесенчә,  мәктәп, укытучы, сыйныф җитәкчесе җилкәсенә йөкләнгән. Бүгенге көн укытучысы үз фәне буенча белем генә биреп калмый, тәрбия эше белән дә шөгыльләнә.

    “Укытучы – ул балалар күңеленә нур сибүче җылы кояш”, -дип яза К.Ушинский. Әйе,  бу чыннан да шулай. Чөнки бала вакыттан без бу сүзне ишетеп үсәбез. Минем аңымда укытучы гади кеше генә түгел, ә бәлки могҗиза тудыручы да булып саклана. Чөнки иң беренче дөньяны танырга, серле хәрефләрдән сүзләр төзергә, тыңлаусыз ручканы кулга тотып дәфтәр юлларына сызыклар, хәрефләр язарга бары укытучы гына өйрәтә. Укытучы-  ул безнең туган ягыбыз, безне чолгап алган тирә- як: табигать, урман, су,  һава, чишмәләр һәм башкалар.

    Бүгенге замана укытучысының төп максаты, минемчә, үз белемнәрен башкаларга өләшү, шул белемнәр ярдәмендә ирекле кеше тәрбияләү. Җаваплы, мөстәкыйль, бәхетле һәм сәламәт, һәръяктан үскән, камил,  гуманлы шәхес тәрбияләгән укытучы чын эшенең остасы диеп атар  идем. Бүгенге укытучы вакыт белән бергә атлый, ул һич тә  заманадан артта да калырга тиеш түгел. Эрудицияле, энергияле һәм кыю укытучылар гына бу таләпне үти ала.

    Укытучы шул вакытта гына укытучы була, әгәр аның дәресенә укучылары бик теләп йөрсәләр.Чөнки укучы белә, аны дәрестә кызык , күңелле яңалыклар һәм мавыктыргыч  дөнья көтә.

    Замана укытучысы һәрвакыт эзләнүдә. Ул укучыларга белем ,тәрбия бирүнең яңа кызыклы метод, алымнарын эзли, үз эшендә куллана, тәҗрибә уртаклаша. Укучыларны шәхес буларак ачу өстендә эзләнү алып бара.

    Укучылар мин сезне күрүемә бик шат һәм сезнең белән аралашуны көтеп алам дигәнне белдереп, укытучы класс-кабинетка дәрескә кергәндә елмаеп керергә тиеш.Укытучы үз артыннан укучыларын да ияртә, юнәлеш бирә һәм укучы балалар үзләре дә сизмәстән хезмәт куялар, эзлиләр, уйланалар, иҗат итәләр, ачышлар ясыйлар.

    Чын укытучы, минемчә,  үз халкының тарихын да онытмый. Халкыбызның тарихи истәлекләре белән  укучыларны да таныштыра һәм үткәннәргә ихтирам , хөрмәт тәрбияли.Бүгенге көн вакыйга- яңалыкларын да белгән һәм укучылары белән  алар теләгән темага ирекле рәвештә фикер алышкан укытучыны һәр бала ярата. Шәмәрдән лицеенда укучыларга белем бирүче һәр укытучы, мөгаллим шушы таләпләргә туры килә. Чөнки лицейны тәмамлаган һәр бала аны сагынып кунакка килә, үзенең яңалыклары, яулаган үрләре белән уртаклаша, рәхмәт сүзләрен җиткерә. Бүгенге укучылар да үз тырышлыклары белән лицей данын югары йөртәләр. Мәсәлән, конкурс, фән олимпиадаларында район, республика күләмендә ел саен призлы урыннар яулыйбыз. Спорт ярышларында, сәнгатьтә дә һәрвакыт җиңүләр белән кайтабыз. Бу билгеле инде, безгә белем һәм тәрбия бирүче  иҗади таләпчән укытучыларыбызның тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе.

    Яшь шәхескә үсәргә һәм рухи көч тупларга, ачылырга ярдәм итүче кеше – укытучы. XXI гасыр укытучысы киләчәк алдында, Дәүләт каршында, Кешелек җәмгыяте каршында җаваплылыкны тирәнтен аңлый. Аның бурычы һәр укучыны, бөтен җәмгыятьне бәхетле итү, Җирдә тормышның чәчәк атуына ярдәм итү.Укытучы- укучыларына өлкән дус, ышаныч, таяныч, һөнәри юнәлеш бирүче дә булып тора. Нинди генә фән укытса да, ничә ел хезмәт стажы булса да бала янына аны аңлаучы, белемле, акыллы зур хәрефтән язылучы Укытучы кирәк.

    Укытучы, остаз, мөгаллим. Ничек һәм нинди сүз белән аңлатсак та, язсак та, бүгенге ХХI гасыр укытучысы киләчәкне тәрбияләүче ул. ”Ни чәчсәң, шуны урырсың” ,- дигән борынгылар. Укытучы да, минемчә, уңдырышлы туфракка бары мул уңыш бирүче, өметле орлыклар чәчәргә тиеш. Мәшһүр мәгърифәтче- галим, педагог Р.Фәхретдин: ”Шәкертләр өчен остаз сайлаган вакытта диңдар, олырак яшьтәге, күркәм холыклы кеше, пакъ нәселле , йомшак сүзле, сабыр, тирән гыйлемле, мәрхәмәтле, комсыз булмаган,  шәфкатьле остазны табарга тырышырга кирәк. Әгәрдә дә моның кебек кеше табылмаса, табылган кадәрле дә ярап торыр. Кешенең үзеннән элек остазыннан сорарлар һәм остазына карап та мөгамәлә кылырлар, “-дип яза . Әйе, укытучы үзе үрнәк шәхес булса гына укучыларына дөрес тәрбия бирә ала.Укытучыларыбыз үзләренең профессиональ осталыкларын күтәрү өстендә дә эшлиләр. Алар ел саен төрле конкурсларда катнашалар, белем күтәрү курсларында булалар, төрле конференцияләрдә чыгыш ясыйлар.

    Бүгенге укытучы хезмәте бик авыр. Минем уемча, ХХI гасырда укытучы хезмәтенә дәүләт тарафыннан да караш үзгәрәчәк. Аеруча хезмәт хакы өлкәсендә һәм язу, кәгазь эшен киметүдә. Ә бүген укытучы эшендә иң түземле һәм иң сабыр, гадел, заман таләбенә җавап бирүчеләр генә эшли ала, чөнки заман үзе шуны  таләп итә.

                                            Җирдә кеше торса торсын,

                                            Эзе калсын тирән булып,

                                            Үзе үлсә, эше калсын

                                            Мең яшәрлек имән булып.

                                                                (Муса Җәлил)

 

 Эшне башкаручы укучы      Гарифуллина Энҗе Илгизаровна

                                                 ТР Саба муниципаль районы

                                                  Шәмәрдән лицее 10 а классы

 

 

 



К списку новостей