• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

Опубликовано: 19.12.2010

 

                              “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

        Бу шигырь юлларын укыгач та җырлыйсы килә :

                                          Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

                                          Сентябрьнең бере җиткәнен.

                                         Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

                                         Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

    Балачакның иң көтеп алынган һәм зарыктырган мизгеле- мәктәпкә укырга керү. Һәркемнең тизрәк үсәсе,зур буласы һәм укыйсы,язарга өйрәнәсе килә.Мәктәп, белем, китаплар, хәрефләр, дәрес,кыңгырау тавышы, бик серле булып үзенә дәшеп тора.Ә укытучы дигән илаһи зат бөтен нәрсәне дә белә, өйрәтә, барлык сорауларга да җавап бирә ала.

                             Мәктәп –ул ямьле,бик күңелле ди

                             Һичкемнең аннан кайтасы килми.

   Мин дә, 1984 елның 1 сентябрь иртәсендә, Саба районы Югары Симет башлангыч мәктәбенең әзерлек (нулевой) классларына укырга кердем.Мине анда ягымлы ачык йөзле укытучы-апа каршы алды һәм класска алып керде. Бик якты иде ул.Тәрәзә төбе тулы гөлләр.Каршыда такта.Анда апа “Әти”, “Әни”,”Мәктәп” дигән сүзләр язды.Без- укучылар өчен күңелле көннәр башланды.Укырга, язарга өйрәндек.Ә аннары бергәләп “ Әлифба бәйрәме” үткәрдек.Без “А”, “Б”...хәрефләре булдык.Нәкъ әлифбадагыча уйнадык, биедек, җырладык, табышмаклар чиштек.Без бердәм гаилә булып яшәдек, кызыклы экскурсияләр, походлар безнең тормышыбызны тагын да ямьләндерде, балачакның бәхетле мизгелләренә   шатлык өстәде.

      Еллар үтте, мин дә үстем.Иҗекләп укыган чаклар артта калды. Калын- калын китапларны 2-3 көндә укып чыгам,матур хатлар, хәбәрләр дә язам. Авыл балаларына хас булганча, апа , дип эндәшеп еллар да узган, башлангыч мәктәпне дә тәмамлаганмын.

    Беренче укытучым- Шәйхуллина Гөлсәхрә Шәйхулла кызы, минем киңәшчем, иптәшем дә булды.Аның авыр һәм бормалы тормыш юлын хәзер өлкәннәр күзеннән чыгып бәялим.1942 елның 23 гыйнварында, авыр сугыш елларында туган Гөлсәхрә апа.Әнисе һәдия апа белән бөтен авырлыкны да бергә җиңәләр. 1948 елда башлангыч мәктәпкә укырга керә һәм 1956 елда 7 классны тәмамлап районга – 11 еллык белем алырга китә ул.Аны тәмамлап Түбән Симет авылына укытучы итеп эшкә җибәрелә.1972 елдан башлап Югары Симет мәктәбендә балаларга башлангыч белем бирә Гөлсәхрә апа.

     Хөрмәтле укытучым бүген җир йөзендә юк инде, яман чир аны бик тиз алып китте. Аның турында мин бик аз беләм, нинди мактаулы исемнәре барлыгын белми калдым, шул күңелемне борчый, тынгылык бирми.

    Классташларымның күбесе югары уку йортларына, техникум һәм училищеларга укырга керделәр.Классыбыздагы 5 кызның өчесе педагог профессиясен сайлады.Бүген дә икесе укучыларга белем һәм тәрбия бирә.Билгеле, бу мәктәп елларында укытучыбыз рухы аша бөреләнгән.Чыннан да , Арча педучилищесына укырга керүемдә, аны кызыл дипломга тәмамлап, үземә белем, тәрбия һәм һөнәри юнәлеш биргән , туган мәктәбемдә эшли башлавыма этәргеч бирүче ул –Шәйхуллина Гөлсәхрә апа. Укытучым алдында мин баш иям һәм рәхмәтемне белдерәм. Шәмәрдән лицеенда укучыларга тарих фәне укытам,  дөрес һөнәр сайлавыма сөенәм.

     Мәктәп елларының соңгы кыңгырау чыңы минем җанга һәрчак үзенчә бер ләззәт биреп торучы мизгел булып калды.Алай гына да түгел, үзе белән ул 10-11 еллык хатирәләрне дә яңарта, уйландыра, сагышландыра.Беренче карашка уку еллары сизелми дә үтте кебек. Әмма тормыш сукмагының зур һәм җаваплы өлешен алып тора икән ул чор.

          Дәшә серле юллар,

          Башта төрле уйлар,

          Яшь йөрәктә кайный мең сорау.

          Алда әле тормыш имтиханы,

          Күп сынаулар әле үтәсе,

          Максатларга әле ирешәсе,

          Хыялларны чынлык итәсе.

     Мәктәп ул белем учагы гына түгел, балачак йорты да.Мин бу шигырь юлларын һәр ел саен “Соңгы кыңгырау” кичәсендә ишетәм.Шул вакытта күзләремә яшь тула, үзем дә сизмәстән, балачак иленә кайтам. Эх, кабаттан ак алъяпкыч киеп, ак бантиклар тагып, чәчәк гөлләмәләре тотып беренче сыйныфка укырга барырга иде. Юк, бу хыял гына. Ләкин мин ел саен нәниләрнең сөенеп һәм горурланып, зур өметләр белән укырга, белем йортына килүен күрәм.Үземнең укытучы һөнәрен сайлавыма яңадан сөенәм.

 Гомеремнең тәүге язларыннан,

Әткәм- әнкәм белән янәшә,

Берәү яши һаман күңелемдә,

Үткәннәрдән кайтып эндәшә.

Хәтеремдә курка- курка гына

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак, беренче кат,

Якты йөзен аның күргәнем.

Дәреслекне ачкач, аптыравым,

Нәүмизләнеп каушап калуым.

Хәтеремдә аның әкрен генә

Иңнәремә кулын салуы...

Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга.

Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса, төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

Кыенлыклар килсә,әле дә ул

“Бирешмә!”- дип гүя эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

 Укытучым яши янәшә.

   Шәмәрдән лицее тарих укытучысы Галиуллина Энҗе Илфат кызы.

      



К списку новостей