• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Республиканский семинар

Опубликовано: 17.12.2010

                                  Республика семинар- практикумы узды

    2010 ел- укытучылар елында мәгариф өлкәсе яңалыкларга бай булды. Шуның иң әһәмиятлесе башлангыч белем системасындагы үзгәрешләр. 2010-2011 нче уку елында 1 сыйныфка укырга кергән балаларны яңа башлангыч белем бирү ФГОСы (Федераль дәүләт белем стандарты) буенча укыта башладылар.

    17 декабрь көнне Шәмәрдән лицеенда 2011 нче елдан ФГОС буенча башлангыч белем бирүгә әзерлек темасына республика семинар- практикумы уздырылды.Анда республикабызның Арча, Балтач, Саба, Тәтеш, Кукмара, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Теләче, Питрәч, Әтнә, Биектау,Казан мәктәпләренең башлангыч класс укытучылары,психолог һәм директор урынбасарлары, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Мәгариф министрлыгыннан Урманчеева А.Г., Садыкова Э.М., Петрова И.В., Орлова Н.П., Фаттахова С.В,, Федекин И.Н. укытучыларны ФГОС белән таныштырдылар, эштә куллану системасын өйрәттеләр, дәресләргә анализ ясап хаталарны кисәттеләр һәм уңай якларны күрсәттеләр. Шәмәрдән һәм Саба мәктәпләреннән түбәндәге укытучылар

1 классларда ачык дәресләр күрсәттеләр:

1в классы .Математика ”Сантиметр” Каримуллина В.Э.

1г классы .Әйләнә- тирә дөнья “Электричество в нашем доме” Байгузина Г.Ю.

1б классы. Математика. “Нумерация в пределах 10» Салахиева Л.М.

1а классы. Татар теле “ Ө,ө хәрефләре” Мавлекаева З.Р.

1а классы. Математика. “ Число от 1 до 10” Хисамова Г.Н.

1б классы. Английский язык “Времена года”( дәрестән тыш эшчәнлек) Нагимова А.Г.

    Дәресләр карап, анализ ясагач, түгәрәк өстәл артында Шәмәрдән лицеенда укыту- тәрбия эше торышы белән директор Хамзин Ш.Ә. , “Мониторинг системасы “ белән Назмутдинова Э. Р., ФГОС буенча укыту планы төзү тәҗрибәсе белән Эзмә мәктәбеннән Галиева Г.М. таныштырдылар. Кәбирова И.Т. Шәмәрдән лицеенда башлангыч классларда дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, эш юнәлешләрен өйрәтте.

    Өченче өлештә, башлангыч класс укытучылары, директор урынбасарлары, психолог, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре өчен Мәгариф министрлыгы белгечләре,  семинар темасы буенча, мастер - класслар оештырдылар. Шулай ук  төрле эш юнәлешләре буенча Шәмәрдән укытучыларының күргәзмә - калейдоскоплары тәкъдим ителде:

-“Тэйбл”- Назмутдинова Э.Р.

-“Квиллинг”- Байгузина Г.Ю.

-“Кожаная мозаика”, “Вышивка щелковыми лентами”- Салахиева Л.М.

-Кукольный театр “ Теремок”, “Здесь оживают грезы, сказки”- Емельянова Л.М.

-“ Мягкая игрушка”- Шарипова А.И.

-Модульное оригами”- Галимуллина Р.Г.

    Республика семинар- практикумы “Күңелле тәнәфес”тә концерт белән тәмамланды. Анда “Илһамият” һәм “Балачак” түгәрәгенә йөрүче укучылар чыгыш ясадылар. Үзләренә яңа эш һәм хезмәт дәрте туплап, 200 гә якын семинар- практикумга җыелган укытучы- педагоглар таралыштылар. Алда аларны яңалыклар, яңа үрләр көтә ...

   



К списку новостей