• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Татар биюе фестивале

Опубликовано: 10.12.2010

                                              Татар биюе фестивале

    Һәр халыкның милли мирасы яшь буынга тапшырылганда гына туган тел саклана. Шәмәрдән лицеенда да төрле милләт балалары белем ала. 8-9 декабрь көннәрендә  лицейда узган татар биюе фестиваленә аларны татар халык биюенә мәхәббәт, хөрмәт алып килде.

    Фестивальдә барлык 1-11 класс укучылары да катнашты. Һәр класс укучылары үз көчләреннән килгәнчә, яшь үзенчәлекләренә туры килгән татар халык биюләрен башкарды. Монда без татар яшьләренең элек аулак өй һәм каз өмәләрендә уйнаган җырлы- биюле уен күренешләрен дә, бүгенге замана яшьләренең татар биюләрен дә сәхнәдә күрдек.Биюләрдә татар халкының милли үзенчәлекләре ачык чагылды. Алар халыкка хас булган дәрт, җитезлек белән башкарылды. Шул вакытта татар биюе кызларның тыйнаклыгын, оялчанлыгын, назлыгын да күрсәтте.Кызларның биюләрендә салмак нәфис хәрәкәтләр, алардан җылылык, сафлык, тыйнаклык бөркелеп тора иде. Егетләр биюе дәрт, чаялык, хәрәкәтләренең төгәллеге белән аерылып торды.

                                  Биегез, әйдә, биегез!

                                  Һәммәсе таң калсыннар.

                                  Шәмәрдәнлеләр болар, дип

                                  Сокланып карасыннар!

    I урынны -2д,3г, 3б, 4в, 4г,5в,5г,6г,6б,7д,8г класс биючеләре яулады.

    II урында – 3в, 4б, 5б,5а,6в,6д,7б, 7в, 8в, 8е класс биючеләре.

     Иң эчтәлекле чыгыш ясаучылар исеме8а,7а классы укучыларына бирелде.

 Иң оста биюче исемен Тимергалина В.(3г), Шарипова А.(2д)  яуладылар.

Иң оста биюче пар булып Назмиева А.,Шамиев С.(5г),Рамазанова Г.,Владимиров Р.(3б)  танылды.

Барлык катнашучыларга алга таба иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез. Сезнең кебек милли биюләрне башкаручылар булганда татар  биюе яши, яшәрә,үлми, югалмый.

                                                                                                                                                                Галиуллина Э.И.10/XII. 2010



К списку новостей