• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Биючеләр бииләр, көе килми димиләр

Опубликовано: 30.11.2010

                              Биючеләр бииләр, көе килми димиләр

 Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм матурлык, гүзәллеккә өйрәткән.Биюләрдә ритм, хәрәкәтләр, уен аша халыкның уй- фикерләре, эчке халәте, өмете, ышануы чагылдырыла. Тамашачы  алдына чыгып бию ихтыяр көче, кыюлык сорый. Шул ук вакытта дәртле, чая кешеләргә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә дә мөмкинлек ачыла.

               Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт,

               Җилдән җитез йөреш- хәрәкәт.

               Биегән кеше чынлап бай булсын,

               Хыялында йөгерек тай булсын,

                Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт. 

   2010-2011 нче уку елында Шәмәрдән лицеенда бию- хореография түгәрәге эшли башлады. Җитәкчесе- Сафиуллина Асия Алмаз кызы үз  түгәрәгенә бик тиз укучыларны җәлеп итте.Түгәрәктә бүгенге көндә 60 тан артык бала шөгыльләнә.Алар төрле халык биюләрен, заманча биюләрне һәм татар халык биюләрен бик теләп өйрәнәләр.Укучылар “Көзге бал”да үз чыгышлары белән  бәйрәмгә ямь өстәделәр.

    Декабрь аенда лицеебызда укучылар арасында татар биюләренә бәйге- конкурс узачак.Бүген укучылар  Асия Алмазовна белән бик тырышып конкурска  биюләр өйрәнәләр.Аларга  бәйгедә уңышлар телибез. Киләчәктә бу түгәрәккә йөрүче укучылар зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясарлар дип көтеп калабыз.  Сәхнәгә менмәсәләр дә, бәйрәм –кичәләрдә рәхәтләнеп бии алачаклар.

     Бию бит әле ул  сәламәтлекне ныгытучы да. Бию теле аша тәрбия дә бирелә, сәламәтлек тә ныгытыла, буй-сын да дөрес формалаша.Бу түгәрәккә йөрүчеләр матурлыкны тоеп, сизеп, үзләре тудырып, бары яхшы кешеләр генә булырлар дип ышанасы килә. 

                                                                                                                Галиуллина Энҗе.Шәмәрдән лицее.



К списку новостей