Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Новости
Бүген 1 сентябрь- Белем көне, белем бәйрәме
Опубликовано: 02.09.2011Балалар әле кайчан гына озын җәйге каникулларга таралган иде, инде 3 ай узып та киткән. Бүгеннән мәктәпкә: авыр сумкалар, күңелле очрашулар, укытучылар, классташлар, дәресләр, тәнәфесләр, олимпиада, БДИ,...
Мәктәп еллары иң күңелле чорларның берсе, шул ук вакытта күп көч һәм тырышлык та сораучы хезмәт тә.
Шәмәрдән лицеенда Белем көне тантаналы шартларда узды.11 класс укучыларының вальс биюләре, 1 класс укучыларының матур чыгышлары һәркемне елмаерга мәҗбүр итте. Бәйрәмдә ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Хәйретдинов Фәрит Йосыповичта катнашты. Ул 1 класс укучыларына президент бүләге- китаплар тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасында Саба муниципаль районы хакимият башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы , оешма, предприятия җитәкчеләре катнашты. Заман таләпләренә җавап бирерлек, район, республикабызның данын күтәрерлек шәхесләр тәрбияләү бүгенге мәктәпнең төп бурычы дип ассызыклады кунаклар.Тырышып укырга сүз биреп укучылар тәүге кыңгырау чыңы астында “Чисталык дәресе”нә юнәлделәр.
К списку новостей














