Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Новости
Педсовет
Опубликовано: 26.08.2011Яңа уку елы башлана
22 август көнне Әлмәт шәһәрендә республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда яңа уку елында 262 мәктәпнең үзгәртеп корылуы, 188 уку йортының ябылуы турында әйтелде. Бу саннар күбебезне уйланырга мәҗбүр итә.
25 август көнне Саба районы укытучыларының традицион август киңәшмәсе тантаналы шартларда узды. Анда лицеебызның күп укытучыларына грамота, бүләкләр тапшырылды. Инде чиратта мәктәпләрнең педсоветлары.
26 август көнне Шәмәрдән лицеенда укытучыларның яңа уку елына әзерлек буенча киңәшмәсе узды. Көн тәртибе буенча 2010/11 уку елына укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Свищева Ирина Рафаэлевна, Вәлиуллина Гөлнара Рафаэлевна, Кәбирова Илсөя Тимировна анализ ясадылар.Укучыларның ЕГЭ, ГИА тапшыру нәтиҗәләре белән дә таныштырылды.Нәтиҗәләр куанычлы, чөнки укучыларыбызның баллары ел саен арта.Бу укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Тәрбия эшенең торышы, яңа уку елына максатлар белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Ләйсән Мазитовна таныштырды. Киңәшмәдә укытучыларга аттестация үткәрүдәге үзгәрешләр, яңа таләпләрне Кәбирова Илсөя Тимеровна аңлатты.1 сентябрьдән яңача түләү системасына күчү ( укытучыларның хезмәт хакы эш нәтиҗәсенә карап 30% ка артачак) буенча сорауларга җавапны Валиева Лариса Петровна чыгышыннан соң алдык. Лицей директоры Вафин Рөстәм Әхмәтович чыгышында бердәм мәктәп формасы, укучыларга таләпләр, яңа уку елына максатлар белән таныштырды. Киңәшмәдә укучыларны имтиханнар, конкурсларга тырышып әзерләгән, җәйге ялны оештыруда актив катнашкан укытучыларга грамоталар тапшырылды.
Барлык укытучыларны якынлашып килүче Белем көне белән тәбрик итәбез. Кыенлыкларны җиңеп, алга баруда уңышлар, түземлек, сабырлык телибез.
К списку новостей














