• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Сугыш мәңге тынса икән!

Опубликовано: 22.06.2011

                                      Сугыш  мәңге тынса икән!

    Шәмәрдән лицее җәйге лагеренда ял итүче балаларның һәр иртәсе зарядкадан башлана. 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн булганга, зарядкадан соң балалар марш атладылар, җырлап стройда йөрделәр. Хәрби әзерлек укытучысы һәм лагеребезның физругы Вәлиуллин Дилүс Миндел улы, лагерь начальнигы Емельянова Ләйсән Мәҗит кызы балалар белән сугыш темасына әңгәмә үткәрде.Шөгыльләрдән соң вожатыйлар Чулпан Бикбаева, Олеся Степанова,Диләрә Хәева, Асия Сафиуллина җитәкчелегендә һәр отряд “Без тынычлык яклы!”, “Мы за мир!” темасына асфальтка  рәсем, композицияләр ясадылар. Төшке аштан соң балалар Сабаның №2 мәктәбендә урнашкан хәрби- диңгез музеена экскурсиягә бардылар. Бу көнне һәр бала да тыныч яшәргә язсын, сугышларны безнең буынга күрергә язмасын дигән теләк белән өйләренә таралды. Еллар тыныч булсын, бу якты дөньяда кешеләр дус, тату, бердәм яшәсеннәр.Шул ук вакытта сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгы беркайчан онытылмасын иде...

          Без телибез ак күгәрченнәрнең

          Һаваларда биек очуын.

          Без телибез туган илебезнең

          Хыяллары чынга ашуын.

          Тынычлык, иминлек һәм дуслык ул

           Халыкларның изге теләге.

          Тынычлык, тынычлык, тынычлык дип,

            Миллионнарның тибә йөрәге.

    Галиуллина Энҗе



К списку новостей