• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Җәйге аҗаган уеннары

Опубликовано: 21.06.2011

                                                         Җәйге аҗаган уеннары

         Аҗаган хәрби- патриотик уеннарының тардицион рәвештә февраль аенда узуына без инде күнеккәнбез. Анда катнашучылар үзләренең хәрби әзерлекләрен сыныйлар һәм Ватанны сакларга әзерләнәләр, патриотик тәрбия алалар.

     Шәмәрдәндә лицееның җәйге  лагерендә ял итүче балалар 20 июнь көнне “Аҗаган” уеннарында катнашты. Аны хәрби әзерлек укытучысы Валиуллин Дилюс Миндель улы оештырды. Уен яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән 10 этаптан торды.Уенда катнашучы 4 отряд та бу этапларны вожатыйлар ярдәмендә уздылар.

     1этап- сигналны танып уку.Һәр отрядтан 2 кеше катнашты. Алар хәрәкәтләр белән бер- берсенең күрсәткәнен укыдылар.

    2 этап- учак ягу.

    3 этапта һава дигән сигнал бирелде һәм балалар билгеле бер араны үрмәләп, чүгәләп узды.

    4 этап- медицина. Яралыларны һәр отрядның шәфкать туташлары бәйләде.

     5 этапта снайперлар ярышы уздырылды.

     6 этап-мина кыры. Билгеле бер территориядә булган миналарны табуны һәр отряд та бик җиңел башкарды.

    7 этапта газ сигналы яңгырады. Балалар повязка, шарф, яулыклары белән сулыш юлларын каплап төтен аша йөгереп уздылар.

   8 этап- танкларны шартлату. Кулдан ясалган миналарны ыргытып танкка тидерү эше һәркемнең дә кулыннан килмәде шул.

  9 этапта балалар карта буенча байракны таптылар.

   10 этап- җыр һәм марш атлау конкурсы. Көндәшләрдән артта калмас өчен бик тырышып атларга һәм җырларга туры килде кайберәүләргә.

  Нәтиҗәдә һәр отряд үзенә туры килгән исемнәрне яулады:1 отряд- батырлар, 2 отряд- шәфкатьлеләр, 3 отряд- кыюлар, 4 отряд- түземлеләр.

     Аҗаган уеннары катнашучы балалар күңелендә матур истәлекләр һәм горурлык хисләре калдырды. Бу уенда катнашучылар Ватаныбызның лаеклы сакчылары булырлар дип ышанып калабыз.

  



К списку новостей