Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Новости
Тукай-Кырлайга экскурсия
Опубликовано: 14.06.2011Арча ягы- данлы Тукай ягы
Якты йолдыз булып атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, Тугры Тукай булган
Бөек булган, боек булмаган.
Һәр милләтнең йөзек кашы булырдай кешеләре бар.Татар тарихында да андый кешеләр аз түгел.Татар рухына Тукай кадәр зур йогынты ясаган бүтән шәхесне очрата алмабыз.Ул халыкны аңлап иҗат итүче шагыйрь, нинди генә авырлык күрсә дә халык язмышына битараф булмаган шагыйрь, милләт җанлы шәхес. Аның иҗат җимешләрен нәниләр дә, олылар да, өлкән әби- бабаларыбыз да инде яттан сөйлиләр. Тукай- мәңге онытылмаслык шәхес.
Г.Тукайның тормышы, иҗаты белән якыннан танышу һәм күреп белү өчен Шәмәрдәннең “Салават күпере” җәйге лагерына йөрүче малайлар, кызлар Тукай-Кырлайга экскурсиягә бардылар. Балалар белән барасы 2 сәгатькә якын юл уен, көлке белән сизелмәде дә.
Без Арча районы Тукай- Кырлай авылында. Монда һава да Тукай әйткәнчә, бөтенләй башка, җил һәм яңгырның вакытында булуы да сизелә.Г.Тукайның музей йортында экскурсия бик эчтәлекле булды.Экскурсовод- гидлар Г.Тукай иҗаты, тормыш юлы, истәлекләр белән таныштырдылар. Балаларда XX гасыр өй эче күренеше, җиһазлар кызыксыну уятты. Шулай ук Г.Тукай елы уңаеннан оештырылган “Сөйкемле шүрәле” конкурсына җибәрелгән кул эшләре күргәзмәсе дә һәр кешедә соклану уятты. Музейда рәхәтләнеп фотога төшкәннән соң, балалар матур аланда тамак ялгадылар. Түгәрәк аланда ял итеп, түгәрәк күлгә сокланып ял итте Тукай- Кырлайда балалар. Арча ягы,Тукай- Кырлай авылы, музей турында матур истәлекләр, күңелле мизгелләр балалар күңелендә озак сакланыр әле.
К списку новостей














