• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Хуш, мәктәп, саумы зур тормыш,...

Опубликовано: 24.05.2011

                                                      Хуш, мәктәп, саумы зур тормыш,...

                                                                Саубуллашу дәресе бу,

                                                                Хәтер дәресе.

                                                                Соңгы кыңгыру чылтырый

                                                                Уйда һәр кеше.

    24 май көнне барлык мәктәпләрнең 9 һәм 11, 1 сыйныф укучылары укуларын тәмамладылар.Бу көнне Шәмәрдән лицеенданда белем алучы 48 “бөртек” 11 класс укучысы, 81 “бөртек” 9 класс укучысы өчен дә кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Бу көн моңсу, чөнки сабакташлар, дуслардан аерыласың, шатлыклы- яңа зур тормыш юлына аяк басасың. Алда торган билгесезлек бераз гына куркытса да әти- әни һәм һәрвакыт ярдәмгә әзер торган укытучылар белән барлык авырлыкларны да җиңеп үрләр яуларга кирәк булачак. Уңышлар да, шатлыклар да, көенечләр дә синең үзеңнән торачак.

                                      Ак канат иңнәрдә,

                                      җилферди җилләрдә

                                     Күңел оча ерак илләргә.

   Лицеебызда “Соңгы кыңгырау” бәйрәме тантаналы шартларда башланды. Укучылар вальсыннан соң сүз алган Директорыбыз Шәүкәт Әнвәр улы Хәмзин укучыларына изге теләкләрен, БДИда уңышлар теләвен җиткерде. Закирҗанов ..  укучыларга һөнәри юнәлеш бирсә, Сәет хәзрәт вәгазе һәм догасы белән укучыларга тәрбия дәресе дә булды.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Ләйсән Мазитовна укучыларны дәүләт имтиханнарына кертү турында приказ белән таныштырды һәм 11 класс укучылары Төхфәтуллина Гөлсу, Фәттахова Айгөлгә район күләмендә “19-20 гасырда Россиядә иҗтимагый хәрәкәт”темасына узган викторина җиңүчеләре грамоталарын тапшырды.

9 класс укучысы Зиятдинова Алсуга укучыларның җәйге спартакиадасында җиңүче грамотасы тапшырылды.  Беренче укытучылары Хәбибуллина Гөлфия Гиззатовнаның матур истәлекләрен һәм изге теләкләрен тыңлагач һәр укучының күңеле тулды.11 класс укучылары 1 классларны да бәйрәм белән котладылар. Үз чиратларында нәниләр дә абый- апаларына матур истәлек бүләкләре тапшырды, хәерле юл теләде. Әти- әниләр исеменнән Төхфәтуллина Гөлнур апа ул- кызларын бәйрәм белән котлады һәм теләкләрен җиткерде.

                     Хәерле юл Сезгә, укучылар,

                    Озатабыз изге сәфәргә.

                    Язсын язлар саен очрашырга

                    Тормыш ямен тоеп яшәргә.

                    Аерылгач та гомер буе шулай

                    Чын кешеләр булып калыгыз.

                    Җилкәннәргә җилләр тулып торсын

                   Аяз атсын һәрбер таңыгыз.



К списку новостей