• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

15 май- Халыкара гаилә көне

Опубликовано: 16.05.2011

  

                                                                                                          15 май- Халыкара гаилә көне

     Табигатьтә яз... Май кояшы җирне иркәли башлау белән, алмагачлар шау чәчәккә күмелер. Карыйсың: таң чыкларында коенып, кояш нурларына сөенеп, сабый йодрыгы хәтле булып өлгергән булырлар. Көзен инде җитешкән булыр.

   Ә й тормыш агачы, син дә шулай мәңге үсештә, үзгәрештә түгелме соң?

   Сабый туа, тәпи атлап китә. Сабыйны ипи ашатып кына түгел, яшьтән үк тәрбия “ашатып” та үстерәләр. Бу мөһим эшкә барлык кешелек тартылган. Биредә соңга калу гафу ителми. Тәрбия бала тугач та башлана. Димәк, тәрбиянең беренче җимешләре гаиләдә салына. Бала - гаилә җимеше. Кешелек дөньясы кеше дип аталган бөек исемне йөртүче ике җенескә аерылган: хатын-кыз һәм ир-ат. Ә бала исә- гаилә бәхете.

ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, һич башка кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны.

Кош канаты- пар белән, ир канаты- яр белән.

Гаилә- ул җан тынычлыгы таба торган урын.

Гаилә- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.

Гаилә- ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.

     Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята.

Белгәнебезчә, гаилә- һәр кешегә кирәкле җылы учак ул.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.. Димәк, гаилә -ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер –берсен  яраткан, бер –берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Шунысы куандыра:безнең тирәбездә дә пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер –берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче,канатлары кайрылса да, үз парларына тугрылыклы булып калучы , тормыш утын сүндермичә яшәүче гаиләләр күп.

  Гаилә ул- ӘТИ,ӘНИ, БАЛАЛАР, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче  тирән тамырлы нәсел җебе. Гаилә ул -йорт, анда безгә җылы һәм рәхәт.

                                Татулыкта- көч һәм бәрәкәт,

                                Гашыйк җаннар лаек   хөрмәткә.

                                Тату гаиләгезгә баш иям-

                                Дәүләт эчендәге дәүләткә!

    Тормыш ал да гөл генә бармый. Һәр очракта да, бер –береңә юл куеп, түзем һәм сабыр булып яшәгез.Бердәм, тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин.

     Һәр гаилә- үзе бер серле сандык. Без, кешеләр, җиргә иҗат итәр, сөяр –сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз.

                                   Һәр гаилә - үзе бер ил бит ул,

                                  Аның суы да бар, җире дә,

                                  Анда һәрчак тыныч кына булмый,

                                  Исеп китә кайчак җиле дә.

                                   Һәр гаилә- үзе бер ил бит ул,

                                   Анда туып үсә балалар

                                   Илдә яхшы ата хуҗа булса,

                                   Алар бар да кеше булалар.

                                    Һәр гаиләгә телим изге теләк:

                                   Акыл белән уйлап эшләгез,

                                    Йөргән юлларыгыз туры булсын,

                                    Борчуларсыз гына яшәгез.                                                    

  Галиуллина Э.И.

 



К списку новостей