• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча V республика конкурсы

Опубликовано: 13.05.2011

V республика конкурсы

    Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты белән берлектә татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча V республика конкурсының 1 турына май аенда йомгак ясалды. Аның максаты туган төбәкне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, аеруча сәләтле балаларны ачыклау, татар халкы һәм Татарстан тарихын тикшерү эшенә сәләтле укучыларны тарту, ватанпәпвәрлек һәм толерантлык тәрбияләү, әхлакый яктан камил үрнәкләр булдыру. Укучылар 3 темага фәнни эзләнү эшләрен башкардылар:

1)      1920 елларда Идел буендагы ачлык хатирәләрдә һәм гаилә тарихында;

2)      Илебез елъязмасында гаиләм тарихы;

3)      Укытучылар династиясе.

    2 турга Саба районыннан 3 укучының эше узды:

 Шәмәрдән лицееның 10а классы укучысы Гарифуллина Энҗе И.

Җитәкчесе- Галиуллина Энҗе И.

И. С. Башкиров ис.Завод-Нырты мәктәбе 8 класс укучысы Сәфәргалиева Минзилә Р.

Җитәкчесе- Гобәйдуллина Чулпан Х.

Тимершык урта мәктәбенең 7 класс укучысы Фазылова Зәринә Р.

Җитәкчесе- Фазылова Гөлнара Җ.

Бу укучылар һәм җитәкчеләр  12 май көнне Казан шәһәренең №149 лицеенда 2 турда катнаштылар .Укучылар үз эшләрен якладылар һәм Татарстан тарихы буенча БДИ тестларын эшләделәр.

 Һәр этапта да укучылар үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар, уңышлы чыгыш ясадылар. Тимершык мәктәбе укучысы Фазылова Зәринә үз яшендәгеләр арасында I урын яулады.  Аңа грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шәмәрдән лицее укучысы Гарифуллина Энҗегә грамота тапшырылды. Завод- Нырты мәктәбе укучысы Сәфәргалиева Минзилә дә грамота һәм кызыксындыру бүләгенә ия булды. Укучыларга һәм фәнни эш җитәкчеләренә алга таба да  иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.

         Галиуллина Энҗе



К списку новостей