• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл

Опубликовано: 29.04.2011

                           Сәламәт тәндә- сәламәт акыл

  Шәмәрдән лицеенда сәламәт яшәү формасын пропагандалау һәм алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган.  Укучылар төрле спорт түгәрәкләре, секцияләрдә бик теләп шөгыльләнәләр. Ярышларда призлы урыннар яулыйлар.

    28 апрель көнне Шәмәрдән шифаханәсе баш табибы Бурганов Радик Әхмәт улы 9,10,11 класс укучылары белән очрашуга килде. Максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучылар арасында зыянлы гадәтләрне ( эчемлек куллану, тәмәке тарту, һ.б.) кисәтү, үзеңнең сәламәтлегеңнең кадерен белергә өйрәтү. Укучылар Радик Бургановның чыгышын, тормыштан китерелгән мисалларын бирелеп тыңладылар. Үз чыгышында  Радик әфәнде  бүгенге экологик проблема, тирә-ягыбызның чисталыгын саклау, сыйфатлы ризык куллану кебек сорауларны да яктыртты. Укучыларны Р. Әхмәтовичның ТР беренче президенты М.Ш.Шәймиевның сәламәтлеген тикшерүе, һәм аның турында “ 1 км араны көн саен йөзеп үтә” дигән сүзләр әйтүе гаҗәпләндерде, соклану уятты.  Шулай ук баш табиб укучыларга һөнәри юнәлеш тә бирде, үз киңәшләрен әйтте. Укучылар бу очрашудан соң үзләренә түбәндәге максатны куйдылар: һәр  көн спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тормышта үз урыныңны табарга һәм дөрес һөнәр сайларга, кирәк вакытта “ЮК!” дип җавап бирә белергә.

 



К списку новостей