• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Татар теле атналыгының алтынчы көне

Опубликовано: 19.02.2022

21 нче февраль – Туган тел көне.   Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында. Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньяның 6 мең телнең яртысы якын киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак.

Бүген лицеебызда да Туган тел көненә багышланган 5 нче А,Б сыйныфы укучылары белән “Туган телем – иркә гөлем” дигән бәйге үткәрелде.  Укучылар Туган тел көненең тарихы белән таныштылар, телләр турында шигырьләр, җырлар тыңладылар.Т өрле бәйгеләрдә үзләрен сынадылар. (Әүхәдиева А.В) Шулай ук 6 нчы Г сыйныфы укучылары “Туган телемдә сөйлим” дигән радиотапшыру оештырдылар.(Кәримова А.И) Татар теле атналыгы шушындый бәйрәм рухында тәмамланды.



К списку новостей