• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Осенний бал - 2010

Опубликовано: 29.10.2010

  

                                   Көз бәйрәме.

   Кем ничектер,мин үзем

   Яратам елның көзен.

   Бик еш болытлар каплап

   Торса да саф күк йөзен.

   Иссә дә салкын җилләр,

   Койса да салкын яңгыр,

   Нигъмәткә бай алтын көз

   Ямьлерәк күк мөгаен.

    25-29 октябрь көннәрендә Шәмәрдән лицеенда көзгә багышланган бәйрәм кичәләре узды.Барлык башлангыч сыйныф укучылары да көзгә багышланган музыкаль тамаша әзерләде.Алар төрле яшелчә, җиләк-җимеш булып киенеп җырладылар, биеделәр, аларның файдалары белән таныштырдылар.

   5-8 класс укучылары да үзләрен төрле конкурсларда сынадылар.Алар үз сыйныфларының”мистер көз”ен яклап чыгыш ясадылар.Бию, рәсем ясау, яклау өлешләрендә һәр укучы актив катнашты.5В, 6А, 7Б,8Е класслары абсолют чемпион исемен алды.7А,6Б-Мистер ышаныч,6В,7В-Мистер өмет , 8Д, 6Г, 7Г-мистер кавалер,8Г,7Д-Мистер батырлык,5А,8А-Мистер тынычлык,5Б, 8Б-Мистер тапкырлык,5Г, 8В- Мистер галантлык исемнәренә ия булды.

   9-11 сыйныфлар арасында КВН ярышлары узды.Ул “Безнең ишек алдында...” темасына багышланган иде.10Бклассының “На шпильках” командасы сәламләү, СТЭМ- “Көзге чакырылыш” темасына театраль тамаша  өлешендә уңышлы чыгыш ясады.10Г сыйныфының юморлы чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.11Б сыйныфының өй эше итеп бирелгән “БДИны бетергәннәр...” темасына үзенчәлекле чыгышлары бик ошады.Капитаннар конкурсында да һәр капитанның үзен яхшы яктан күрсәтүен әйтеп китү кирәк.

   Күңелле бәйрәм кичәсендә вакыт сизелми дә узды.Нәтиҗәдә 11Г сыйныфы абсолют чемпион булды.Традицион татлы бүләк- зур пирог аларга тапшырылды. 9Б,9Д класс укучылары да җиңүче исеменә ия булды. Күңелдә матур хисләр туа һәм көзнең соры күңелсез көннәрен бизәгән чыгыш ясаучыларга зур рәхмәт белдереп, уңышлар иҗат активлыгы телисе килә.

    Кем ничектер, мин үзем

    Яратам елның көзен.

    Көз бай итә кешене

    Булса тырыш һәм түзем.

 

 

 

 Тарих укытучысы Галиуллина Энҗе. 31.10.10.



К списку новостей