• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Мәңге сүнми торган хәтер ялкыны

Опубликовано: 29.04.2013

   Ел саен 9 май-Җиңү көнен бәйрәм итәбез.Без бүгенге бәхетле тормыш өчен ветераннарга  бурычлы һәм рәхмәтле.Алар яшь һәм сәламәт матур килеш үз гомерләрен кызганмыйча, якты киләчәк өчен, фронтка киткәннәр.Ул елларның, вакыйгаларның кайтавазы ерагая бара.

    1941-1945 нче еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. Бөек Ватан сугышы. Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре. 27 млн ватандашыбызның вакытсыз гомере өзелгән, күпмесе гарипләнеп кайткан, хәбәрсез югалган, ә күпме ир-егет фашист концлагерендә газапланган, үтерелгән. Шулар бәрабәренә Бөек Җиңү яуланган.  Күп вакыт без янәшәбездә яшәгән өлкән кеше- сугыш ветеранына игътибар да итмибез.Әйе, яшьлекне кабат кайтарырга мөмкин түгел.Ләкин ветераннарга без булыша алабыз, алар ярдәм һәм игътибарга мохтаҗ.

    Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, Бөек   Ватан сугышында җиңүнең тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлау, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерү, алар белән горурлану, ветераннарның гаиләсе белән танышу өчен  “Хәтер ялкыны”  халыкара  акциясе оештырылды.Бу акция кысаларында укучыларыбыз, үз әби-бабайларының тормыш юлын өйрәнделәр, ветераннар белән очраштылар, музей өчен материаллар тупладылар. Бу акциядә аеруча5в,6г,7в класс укучылары актив катнаштылар. Закирова Миләүшә, Закирова Рамилә (7В), Галеев Руслан, Шәрәфетдинова Камилла, Сабиров Радис (6г),Зайнутдинова Әдилә (5в) ләрнең бабалары турында язмалары аерым игътибарга лаек булдылар. Алар бабаларының тормыш юлын җентекләп өйрәнеп лицеебызның туган якны өйрәнү музеен баеттылар.Бу укучыларга киләчәктәэзләнү эшен дәвам итеп фәнни эшкә әйләндерергә тәкъдим ителде.

   Халкыбыз Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Ләкин дөньяда сугыш уты әле тынмаган. Җирнең әле бер почмагында, әле икенче почмагында мәрхәмәтсез үлем уты җан сорап, аваз сала. Әфганстан, Чечня, Төньяк Осетия... Бу сүзләрдә – күпме аналарның йөрәк әрнүе.Бүгенге яшь буынның теләкләре түбәндәге  юлларда чагыла:

Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең

Кадерен белеп яшә юлдашым.

Безнең көннәр алда тагы да ямьле

Тик сугышлар гына булмасын

Тормышыңда барган вак нәрсәләр

Хыялыңны читкә бормасын.

Чынга ашар барлык хыялларың,

Тик сугышлар гына булмасын

Кайчак күгең болыт каплаганда,

Йөрәк дәртең суынып калмасын.

Ни теләсәң барын башкарырсың

Тик сугышлар гына булмасын



К списку новостей