• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Мина 16 яшь иде...

Опубликовано: 22.10.2010

                                                                    Миңа уналты яшь иде...

                                                     Илне яратудан өстен хис юк,

                                                     Чын батырлык- илгә тугрылык.

    Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кереп калган Бөек Ватан сугышында  җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерде.

   Моннан 65 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү Байрагы кадый.Кораллы Көчләрнең хәлиткеч һөҗүмнәрдә җиңеп чыгуы, халкыбызның тылда үз-үзен аямыйча эшләве нәтиҗәсендә күпмилләтле илебез фашизмга каршы канкойгыч сугышта җиңеп чыга.

      Җилкәләрендә погон йөртүче батыр кешеләр турында күпме җырлар җырлана, роман һәм повестьлар иҗат ителә.Армия элек-электән милләт өчен сәламәт, белемле, культуралы кадрлар әзерләү үзәге булган.Ул- халкыбыз, дәүләтебез горурлыгы, таянычы, мактанычы. Бөек Ватан сугышында дошманга каршы аяусыз сугышта катнашу моның ачык дәлиле. Сугышны үз күзләре белән күргән, аны җаны, тәне, йөрәге аша үткәргән ветераннар сафы гына көннән-көн сирәгәя.

    Бүгенге укучыларны чын батыр, герой, Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәткә лаек шәхес- Кузнецов Борис Кириллович белән очраштыру, сөйләштерү өчен Шәмәрдән лицеенда 22 октябрь  көнне “Миңа уналты яшь иде... “ исеме астында кичә узды.Сугыш ветераны, героебыз укучыларны үзенең биографиясе белән кыскача таныштыргач, сугыш вакыйгаларына күчте.

    Кузнецов Борис Кириллович-  Казан шәһәренең почетлы гражданины,Мәскәүдә Җиңү парадында катнашучы, полковник. Ул 1926 елда Казан шәһәрендә туган. Беренче номерлы һөнәр училищесында белем алган.Ул 1942 елда Бөек Ватан сугышына үз теләге белән китә.16 яшьлек егетне спорт белән шөгылләнгәнен, физик яктан ныклы әзерлекле булганын исәпкә алып, шунда ук разведкага алалар. Монда инде сугышның чын йөзен күрә, аның “прогулка” түгеллеген аңлый егет. 17 яшендә аңа,  күп кешегә үлгәч кенә бирелә торган, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. М.И. Калинин үз кулы белән Алтын Йолдыз, Ленин ордены тапшыра.

       Сугышның иң истә калган вакыйгасы: 1945 елда 18 мең кешелек дивизия белән чолганышка эләктек.Бары 27 кеше генә исән калдык.Штрафбатальонга җибәрмәсеннәр өчен, мәетләр арасыннан дивизия начальнигын эзләп табып, канга буялган байрак һәм флагны алдым. Әгәр таба алмасам ни булыр иде, белмим. Әле дә шул канга буялган байрак һәм флаг фотоларын карагач, күңелгә авыр булып китә.

   Икенче онытылмый торган вакыйга- Освенцим  лагере. Анда килеп кергәндә үлгән һәм тере кешеләр белән тулы траншеялар каршы алды. 16 мичтә бертуктаусыз мәетләр яндырыла.2 эшелон калдыкларны ташып тора.кешеләрнең тиреләрен салдырып перчаткалар ясыйлар, ә сөякләр яндырыла һәм Германиягә басуларга ашлама итеп сибәр өчен озатыла.

       16 тапкыр парашют белән төрле илләргә разведкага төшерелдем Үземә йөкләнгән бурычны төгәл үтәдем. Авыр яралар да алдым. Бүген дә баш сөягендә һәм йөрәк янында ярчыклар йөртәм. Хәрби бүләкләремнең барысын да тагып та йөреп булмый, чөнки аларның авырлыгы 4 кг нан да арта .

    Сугыш тәмамлангач, тыныч тормышны торгызу өчен дә көчемне кызганмадым.Казан шәһәрендә цирк бинасын төзү, Татарстанда нефть промышленностен үстерүдә зур өлешем бар.Бүген дә хәрби комиссариатта хәрби әзерлекне тикшерү комиссияләрендә катнашам һәм Татарстан егетләренең яхшы әзерлеген күреп сөенәм, горурланам.Мин һәрвакыт елмаеп йөрим, кешеләргә сөенеч өләшәм һәм сезгә дә шуны киңәш итәм.Төп эшегез- уку, спорт булсын. Һәрвакыт үзегез өстендә эшләгез! Чыныгыгыз! Сәламәт булыгыз!      Укытучыларга нык сабырлык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.

       Укучылар һәм укытучыларның сораулары белән аралашып барган очрашу ахырына да якынлашты. Шәмәрдән лицее директоры Хамзин Ш.А. Борис Кирилловичны лицеебызның мактаулы члены сафларына кабул итте һәм истәлек бүләге тапшырды.

     Кешеләргә бары шатлык кына өләшүче, мактау һәм хөрмәткә лаек шәхес очрашуда катнашучы укучылар һәм укытучылар күңелендә озак сакланыр әле.

      Борчылмагыз, үсеп килә                   Вәгъдәбездә нык торырбыз,

     Батырларның оныклары.                   Үтәрбез ил кушканны.  

     Бабайларның батырлыгын                Беребез дә изге җиргә

     Беребез дә онытмады.                        Кул суздырмас дошманны.

      

    Шәмәрдән лицее  тарих укытучысы Галиуллина Энҗе .И.

        22 октябрь 2010 ел

     



К списку новостей