• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Ил яклар ир булып үсегез!

Опубликовано: 20.10.2010

      Шәмәрдән лицеенда  укучыларга белем бирү белән беррәттән төрле чара, очрашулар аша тәрбия дә бирелә.20 октябрь конне 10,11 классларда укучы егетләр өчен тәрбия дәресен ТИН укытучысы Делюс Минделевич алып барды.Тәрбия дәресенең темасы “Ил яклар ир булып үсегез”иде.Укытучының кереш сүзләреннән соң сүз кунакка-очрашуга килгән  лицеебызның элеккеге укучылары, армия  сафларында булып кайткан егетләргә бирелде.Алар хәзерге армия, анда хезмәт итү үзенчәлеге турында сөйләделәр.Физик әзерлек, тәртип, дисциплина булганда гына хезмәт итү авырлыгы сизелми.Турник-якын дустыгыз булсын, ә компьютер, кәрәзле телефонны читкәрәк куеп торсагыз яхшырак , диде алар.Шарафиев Руслан- диңгез пехотасында хезмәт итүе, Шакуров Ришат махсус көч отрядында хезмәт итүе турында сөйләделәр.Аларның сүзләрен йомгаклап Мухаметшин  Илнур  Наилевич армия турында иҗат иткән җырларын бүләк итте. Аның бу темага иҗат ителгән 40 җыры бар, көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат итүен белү укучыларда соклану хисе уятты.Очрашу- тәрбия дәресе  башыннан ахырына кадәр экрандагы армия тормышы турында слайдлар белән тулыланып барды.Һәр укучы малай  бу  вакытта үзен солдат итеп тоеп утыргандыр мөгаен.  Бу тәрбия дәресе укучыларга хәрби- патриотик тәрбия биреп кенә калмады, Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек сыйфатлар тәрбияләде.Ир-ат- гайрәтле, гыйлемле,тәвәккәл зат. Солдат ул-Ватанны саклаучы хәрби кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ.  В.А.Сухомлинский  “ Батырлык һәм тәвәкәллек- ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”- дип язган.Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана, үзегездәге ялкаулык, иренү, тәртипсезлек сыйфтларын бетерү өстендә эшне бүгеннән башларга кирәк дигән теләкләр белән очрашу тәмамланды.

      Егетләр китә солдатка-

      Егетләр- ут кебекләр.

      Берүк зинһар еламагыз-

      Кайтыр безнең егетләр!

Тарих укытучысы Галиуллина Энҗе 

                    20 октябрь 2010 ел

 



К списку новостей