• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

"Иң шәп әйдаман- 2019"

Опубликовано: 08.02.2019

8 февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында традициягә кергән һәр ел саен отряд әйдаманнары арасында үткәрелә торган "Иң шәп әйдаман- 2019" республикакүләм конкурсының муниципаль этабы булып узды. Конкурсның максаты булып укучылар арасында отряд әйдаманнары эшчәнлеген формалаштыру, балалар оешмаларына көчле лидерлар тәрбияләү тора.

Конкурсның сайлап алу этабында, барлыгы 22 мәктәптән әйдаманнар үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Сайлап алу турының нәтиҗәләреннән чыгып, бәйгенең муниципаль этабына, 7 мәктәптән әйдаманнар чакырылды.

Бәйге барышында без, конкурсантлар, иҗади формада үз шәхси осталык сыйфатларыбызны күрсәттек - төрле ситуацияләрдән чыгып, уртак тел таба белү, фикер-тәкьдимнәр җиткерә алу, оештыручы лидерлык сыйфатларын чагылдырдык.

Ә кем соң ул Әйдаман? Әйдаман ул - балаларга әти-әни кебек кадерле, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы ул. Әлеге бәйгегә без алдан әзерләп, жюриларга үз эшчәнлегебезне, кызыксынуларыбызны, уңышларны чагылдырган портфолиолар әзерләп тапшырдык.

Бүгенге бәйрәмнең оешкан төстә үтүе – мәктәптә балалар оешмалары эшчәнлеген җитәкләүче педагог-оештыручыларыбызның зур хезмәте нәтиҗәсе булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Барлык әйдаманнар да конкурска бик яхшы әзерләнеп килгәннәр, жюрига да нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады. Ниһаять, "Иң шәп әйдаман” ("Замечательный вожатый») ачыкланды. Әлеге титулга мин, Гилемханова Рузилә ия булдым. Җиңүче булуымны әйткән минутлардагы хисләремне язып кына аңлатып бетерерлек түгел. Мин шундый горурлык хисләре кичердем, гел елмаясы килә, шатлыгым эчемә сыймый. Әле ярый бу зур шатлыгымны уртаклашыр өчен кечкенә дусларым һәм педагогларым бар иде, алар мине кочаклап алдылар һәм бик сөенделәр. Өйгә кайткач та гел әлеге вакыйга турында гына уйладым. Әти-әнием һәм сеңлем дә  шатлык хисләре кичерделәр. Үземнең күтәренке күңелем белән сыйныфташларымны, укытучыларымны, мәктәптәге барлык укучыларны да елмаерга мәҗбүр иттем. Менә шушы рәхәтлек,  елмаю безгә ел буена җитәрлек көч бирә дә инде.



К списку новостей