Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. 24.02.2014

Февраль ае тулысы белән патриотик тәрбия бирүгә багышланды дисәк тә була. Бәйге-ярышларда укучылар теләп катнаштылар,төрле номинацияләрдә призлы урыннар яулаган укучылар Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, призларга лаек булдылар.
24нче февральдә “Ватанны саклаучылар көне” нә багышлап, лицеебызда “Пирамида” ансамбле чыгыш ясады. Шәмәрдән егетләре оештырган әлеге ансамбльнең югары дәрәҗәдәге чыгышлары һәммәбезнең күңеленә хуш килде. Без аларга рәхмәт белдерәбез, иҗади уңышлар телибез.
Шушы чараларның һәммәсен оештырган ОБЖ укытучысы Вәлиуллин Делюс Миндельевичка зур рәхмәт!
-
«Отчизны славные сыны» дип исемләнгән тәрбия дәресе. 24.02.2014

24 февраль көнне лицеебызда «Отчизны славные сыны» дип исемләнгән тәрбия дәресе үтте. Очрашуга армия сафларында хезмәт иткән, безнең мәктәпне тәмамлаган егетләр килде. Алар “Пирамида” группасы егетләре -Байгузин Рамил Шавкатович, Сафиуллин Айдар Хөрмәтович, Сираҗиев Илшат Нуруллович, Галимов Булат Миннемөхәмәтович, Байгузин Рөстәм Рәшидович - үзләренең музыкаль чыгышлары белән безне таң калдырдылар. Без Шәмәрдәнебездә шундый талантлы егетләребез булуы белән бик горурланабыз!
-
My winter holidays 23.02.2014

Нургалиева Айгуль, ученица 9г класса МБОУ «Шеморданский лицей» заняла 1 место, приняв участие во Всероссийском дистанционном конкурсе по английскому языку “My winter holidays”. Учитель Владимирова Л.М.
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2014

22 нче февраль көнне лицеебызда Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде. Иңнәренә погон таккан хәрбиләребезнең генә түгел, «ил», «ватан», «бурыч» дигән сүзләргә битараф булмаган һәрбарчабызның бәйрәме бу. Шакирова Л.Т. әзерләгән балалар чыгышыннан соң, сәхнә түренә ихтирамга лаек ир-егетләребез чакырылды. Аларны , ягъни коллективыбызның 18 ир-егетен, ул көнне алкышларга күмделәр. Китапханәчебез Шакирова Әлфирә Әхәтовнаның һәрберсенә багышлап иҗат иткән шигырьләре барысының да күңеленә хуш килде.
-
Яшел суган 22.02.2014

Витамин чыганагы бу –
Син дә кил, әйдә, сыйлан.
Һәркем сәламәт булсын, -дип
Үстерәм яшел суган.
-
21 нче февраль – Туган тел көне. 22.02.2014

Туган тел язмышы –милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Үзебезнең туган телебезнең киләчәген кайгыртып, галимнәребез бишенче ел рәттән КФУ да “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” дигән темага мәктәп укучылары һәм студентлар өчен фәнни-гамәли конференция уздыра. Әлеге чарада лицеебыз укучылары теләп катнашалар. 8д сыйныф укучысы Хөсәенова С.(укытучысы- Сабирова Р.Ә.), 10а сыйныф укучысы Рәхимҗанова Э(укытучысы – Хәева Д.И.), 10в сыйныф укучысы Яруллина Г.(укытучысы –Мулласалихова Г.Г.) уңышлы чыгыш ясап, диплом һәм мактау грамотасына лаек булдылар, эзләнү эшләре фәнни җыентыкка кертелде. Без аларны һәм укытучыларын уңышлары белән котлыйбыз, сәламәтлек, иҗади биеклекләргә ирешүләрен теләп калабыз.
-
V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция 22.02.2014

21 февраль көнне Казан (Идел буе) федераль университетында Туган тел бәйрәме уңаеннан Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар дип аталган V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Бу конференциядә катнашу бәхете безнең лицеебыз укучыларына да насыйп булды. 10 А сыйныф укучысы Хафизова Зөлфия (диплом) (укытучысы Хаева Д.И), 8 Д сыйныф укучысы Хөсәенова Сөмбелә (диплом)( укытучысы Сабирова Р.Ә), 10 В Яруллина Гөлназлар (грамота) (укытучысы Мулласалихова Г.Г) катнашып призлы урыннарга лаек булдылар.Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Туган тел көне 22.02.2014

Безнең туган телебез - татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел! Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган әни, әти, туган ил сүзләрен туган телдә әйтәбез.Туган йортыбызның, туган авылыбызнын, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне,табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.Туган телебезне үстерү максатыннан Бөтендөнья 21 февральне Туган тел көне буларак билгеләп үтә.
Шушы уңайдан лицеебызда 5 В сыйныф укучылар белән берлектә тамчы-шоу интеллектуаль бәйгесе үткәрелде.( укытучы Хаева Д.И). Бәйгедә укучылар “Болгар” һәм “Идел” командаларына бүленеп татар теле һәм әдәбиятыннан алган белемнәре буенча көч сынаштылар.Тел турында мәкальләрне, шигырьләрне искә төшерделәр. Интеллектуаль уенда “Болгар” командасы җиңү яулады. Кичәне укучылар “Туган тел” җыры белән тәмамладылар.
-
Семья и семейные традиции 21.02.2014

17 февраля 2014 года с учащимися 7г класса был проведен классный час "Семья и семейные традиции". Разговор прошел о семье, как частице рода, в которой сливаются мысли, традиции и культура нашей страны. В ходе беседы, учащимися Байгузиным А. и Закировым И. была проведена «Большая семейная викторина».
-
Соревнования по флорболу 21.02.2014

20 февраля прошли соревнования по флорболу в Шеморданском лицее посвящённые дню Защитника Отечества. Среди участников были юноши 2002-1999г(младшая группа) и 1998-1995г(старшая группа),под руководством Сафина Радика Рашитовича. Главным судьей соревнований был Халлиуллин Фархат Ханзарович. Спонсорами являлись предприниматели Зарипов Раушан Фаритович, Сабиров Марс Накипович, Тимергалиев Раиф Нургалиевич и Нурисламов Ришат Габдель Ихсанович.
Старшая группа:
1 место- Шеморданский лицей.
2 место- Икшурминская кадетская школа- интернат.
Младшая группа:
1 место- Сабинская гимназия.
2 место- Шеморданский лицей.
3 место- Шемордан 2.














