муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабабашская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сабабаш, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-624-45-39 |
E-Mail: | sababashsaba@yandex.ru; Ssab.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сабабашская ООШ" |
Руководитель: | Халимов Идеал Гаптельхамитович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 37 учащихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Яңалыклар
Очрашу кичәсе
Опубликовано: 06.03.2021
Татар теленең байлыгын, җыр-моңын саклап калу, татар басмаларын үстерү максатыннан, 6 нчы март көнне, туган телебезгә багышланган, бай һәм эчтәлекле “Бер күрешү үзе бер гомер” дип исемләнгән очрашу узды. “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Хабибрахманова Галия Илдар кызы мәктәбебезгә очрашуга килде. Галия Илдар кызы җаваплы эшенең үзенчәлекләре, татар басмаларының әһәмияте, ничек итеп журналист һөнәрен сайлавы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Очрашу укучыларның матур җырлары, күңелле биюләре, туган телебезгә багышланган шигырьләре белән үрелеп барды. Очрашудан күңелле тәэсирләр белән, рухи азык алып, киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын дип таралыштык.
К списку новостей