Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-38 |
| E-Mail: | Sababash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хафизова Дамира Канифовна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Әниләр көне белән! 28.11.2025

Ноябрь аеның соңгы атнасында бик матур бәйрәм- Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бакчабызда әниләр коненә багышланган бәйрәм кичәләре булып узды. Бәйрәмгә хөрмәтле әниләребез килде. Кичә жырлар, шигырьлэр, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган буләкләрен иң якын кешелэренә тапшырдылар. Килгән кунакларыбыз да, балаларыбыз да бик канәгать булып калдылар.
Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз! Балаларыгыз үзләренең уңышлары, казанышлары белән шатландырып торсыннар һәм бәхетле кешеләр булып үссеннәр. Сезгә һәм гаиләгезгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телибез.
-
Бакчабызда «Алтын көз». 17.10.2025

Балалар бакчасында бәйрэм –ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы. Быел да 17 октябрьдә бакчабызда «Алтын көз» исемле бәйрәм кичәсе булып узды. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, көз турында җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр һәм түземсезлек белән "Көз кызының" килүен көттеләр.
Бәйрәм бик күңелле килеп булды. -
"Көзге фантазия" 16.10.2025

Ата-аналар балалары белән бергә "Көзге фантазия" темасына яшелчәләрдән төрле әйберләр ясадылар. Алар бик кызыклы һәм гаҗәеп матур килеп чыкты.Урыннар билгеләнде,грамоталар тапшырылды. Моның өчен гаиләләргә балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтәсе килә.
-
Әти-әниләр җыелышы 19.09.2025

19 сентябрь көнне безнең балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып узды. Бакча бакчасы мөдире Д.К. Хафизова чыгыш ясады, ул әти –әниләрне яңа уку елына куелган максатлар һәм бурычлар белән таныштырды, Җыелышның чираттагы темасы "Финанс мошенниклыгы" һәм шулай ук "финанс мошенниклыгы", "наркотикларның законсыз әйләнеше" темасына тәрбияче Венера Имельевна чыгыш ясады. Ата - аналарга белешмәләр таратылды "Сак булыгыз-мошенниклар!"
-
Балалар бакчасы һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы. 04.09.2025

4 нче сентябрь көнне бакчабызда Лесхоз бистэсеннән сак буенча аерым пост башлыгы Мингазов Р.Ш. "Балалар бакчасы һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы" темасына ачык дәрес уткәрелде.
-
День игр на песке 13.08.2025

-
День часов 28.07.2025

-
Йорт хайваннары көне ! 14.07.2025

Бүген без бакчабызда тематик көн – хайваннар көне билгеләп үттек.".Йорт хайваннары турында мавыктыргыч әңгәмәдән башладык: безнең өйдә нинди хайваннар яшәвен, аларны ничек карарга һәм нәрсә ашатырга икәнен ачыкладык, табышмаклар чиштек, Балалар үзләренең мәчесе, ә кемдер-тугры эт турында кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар. Авыл янындагы аланда кәҗәләрне, сыерларны күзәттек. Узләренең яраткан дусларын рәсемгә тошерделәр. Хайваннар турында кайгыртуның һәм аларга карата җаваплы булуның мөһимлеге турында фикер алыштык. Балалар бу көнне бик күп яңалыклар белделәр. -
«Гөмбәләр көне» 04.07.2025

Бүген бакчабызда тематик «гөмбә көне»узды. Балалар гөмбәләрнең төрлелеге турындагы белемнәрен ныгыттылар, ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз гөмбәләрне аерып алдылар, дидактик уеннар уйнадылар.рэсемнэр ясадылар.
-
Спорт уеннары көне. 25.06.2025

Бакчабызда бүген спорт уеннары көне узды. Балалар спорт төрләрен рәсемдә сурәтләделәр, куңелле спорт уеннары уйнадылар.Балаларда физик сыйфатларны үстерү һәм хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру - мәктәпкәчә төркемнәрдә төп бурычларның берсе. Спорт уеннары балаларны кыю булырга, дусларына ярдәм итәргә һәм тырышлык күрсәтергә өйрәтә. Балалар күңел күтәренкелеге, бик күп уңай тәэсирләр, иң мөһиме, яхшы кәеф алдылар. Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәтлегегезне ныгытыгыз, көчегезне һәм чыдамлыгыгызны үстерегез!дигән теләктә калам.






