Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-38 |
| E-Mail: | Sababash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хафизова Дамира Канифовна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Килегез,кил, кошкайлар. 14.12.2023

Килегез,кил, кошкайлар.
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга килегез.
Көн дә кунак булыгыз.
Кышлаучы кошларны ашату кызыклы һәм шатлыклы шөгель генә түгел,ә балаларны укыту һәм тәрбияләү дә. Әңгәмәләр, уеннар, танып белү дәресләре һәм күзәтүләр аша балалар кошларның төрлелеге турында беләләр; тышкы кыяфәтнең һәм тәртипнең үзенчәлекләре; кайгыртырга өйрәнәләр; шатлык, гаҗәпләнү, соклану кичерәләр.
Балалар тәрбияче апалары белән бергә, кошларга җим бирделәр.
-
1 нче сыйныфта математика дәресе. 11.12.2023

Мәктәп белән балалар бакчасы белем бирүнең бер үк юнәлештә эшләүче ике чиктәш буыны ул. Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Мәктәп ягыннан караганда дәвамчанлык-балаларның балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп һәм шул белемнәрне исәпкә алып барыла. Ә балалар бакчасы ягыннан караганда дәвамчанлык ул-мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Буген 11нче декабрь мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Яруллина Миләүшә Илгиз кызы белән 1 класс укычыларың математика дәресен күзәттек. Укытучы Гөлнара Насир кызы дәресне төрле алымнар кулланып бик күңелле дәрес күрсәтте. Укытучы максатка ирешү өчен түбәндәге эш формалары сайлаган: индивидуаль, фронталь, парларда эшләү. Дәрес этаплары бер - берсе белән тыгыз бәйләнгән. Дәрестә рольле аралашу өстенлек итә. Дәрес барышында “Җанлы саннар”, “Күңелле туп” уеннарын куллану балаларның кызыксынуларын арттырды. Практик эш ярдәмендә яңа материал аңлатылды. Дәрес ахырында тренажер ярдәмендә балаларның белемнәре тикшерелде. Укытучы дәреснең максатына иреште.
-
25.11.2023

-
Юл хәрәкәте иминлеге атнасы 18.11.2023

"Юл хәрәкәте иминлеге" атналыгы уңаеннан, кечкенә яшьтәге нәниләребез белән светофорның төсләре белән таныштык. Нәни бармаклар ярдәмендә светофорның төсләрен ясадык.
Урамнарны күзәтеп
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора светофор,
Сакта тора светофор.
Тәрбияче: Ахметханова А.А.4-5 яшьлек балалар белән рус теле дәресләрендә физкультминуткалар, светофор, юл билгеләре турында белемнәрне ныгыттык. Тәрбияче: Яруллина М.И.
-
26.10.2023

Бүген безнең балалар бакчасында хезмәткәрләрне һәм тәрбияләнүчеләрне тоткынлыкка алу очрагында эвакуацияләү буенча өйрәнү күнекмәләре үткәрелде. Мондый чаралар балалар бакчасында иминлек чараларын көчәйтү максатыннан үткәрелә.
-
Сөмбелә бәйрәме. 25.10.2023

Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте. -
Телефон доверия 23.10.2023

-
Күргәзмә «Табигать һәм фантазияләр» 21.10.2023

Безнең балалар бакчасында ата-аналар һәм балаларның уртак эшләреннән күргәзмәләр үткәрү традициягә әверелде.Көз искиткеч вакыт һәм ул үзенең яктылыгы һәм төсләрнең төрлелеге белән искиткеч иҗади идеяләрне тормышка ашыруга илһам бирә. 9 нчы октябрьдән 21 нче октябрьгә кадәр безнең балалар бакчасында «Табигать һәм фантазияләр» дигән табигый материалдан эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе узды. Ата-аналар балалары белән бергә искиткеч һөнәрләр ясаганнар: күңелле хайваннар, матур көз, көзге композицияләр, аларны чын сәнгать әсәрләре дип атарга мөмкин. Һәрбер эштә иҗади шәхес һәм һәр гаиләнең фантазиясе күзәтелә. Барлык эшләр дә оригиналь, кабатланмас һәм кызыклы.
-
Өлкәннэр көне белән! 30.09.2023

Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.
Аларгадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Гел яхшыга өйрәтәсез
Тыңлыйбыз сезнең сүзне
Һәр эштә үрнәк сез безгә
Хөрмәт итәбез сезне.
-
Ни арада җәй үткән - алтын көз килеп җиткән" 20.09.2023







