Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-38 |
| E-Mail: | Sababash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хафизова Дамира Канифовна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Мин - бала, мин – кеше. 16.03.2024

Хокуклар - кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым хокуклары да бар. Безнең максат балаларны “закон”, “бурычлар”, “хокук” төшенчәләре белән таныштыру.
Безнең “Кояшкай” балалар бакчасында балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру атналыгы узды. Атна дәверендә балаларның хокуклары турында әңгәмәләр үткәрелде, ата-аналар өчен консультацияләр әзерләнде, рэсемнәр ясадык, уеннар уйнадык, гаилә кыйммәте турында мультфильм карадык. Балаларыбыз үзләренең хокукларыннан дөрес файдаланып, бәхетле яшәсеннәр!
-
«Яшь мастер " 2024 28.02.2024

Яшь Мастер мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен эшче һөнәрләр чемпионаты. Мәктәпкәчә яшь-һөнәрләр белән танышуның беренче баскычы. Чемпионатның максаты-балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә төрле һөнәрләр белән танышырга һәм үзләрен аларда сынап карарга, һөнәри күнекмәләрне үзләштерүдә ярышырга мөмкинлек бирү.Безнең балалар бакчасыннан Газизянов Ильяс Ришат улы "Юл хәрәкәте кагыйдәләре " компетенциясе буенча катнаштык. Дипломга гаек булдык. Молодец Ильяс!
-
Хезмәттәшебез Эльвира Рашитовнага - 50 яшь 19.02.2024

Без “Кояшкай” балалар бакчасында инде 27 ел буе кулга –кул тотышып, балаларга тәрбия бирү өлкәсендә тырышып хезмәт итәбез.Эшебез гаять авыр,ныклы сабырлык сорый.Эшләү дэверендә Эльвира тырыш, ярдәмчел, җиренә җиткезеп эшли торган хезмәткәр итеп күрсәтте. Балалар да Эльвира апаларын бик яраталар.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә -
Җәлил иҗаты - балалар бакчасында. 16.02.2024

Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен, шигырьләрен укудык, иҗаты һәм тормышы белән таныштык. Җәлил шигырьләренә язылган җырлар , җырлы уеннар өйрәнү яраткан шагыйребезгә хөрмәтне тагын да арттыра.Укылган шигырьләр буенча рәсемнәр ясадык. сәхнәләштерү – балаларның яраткан шөгыле булып тора.
Шагырьнең “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч”, “Күке” шигырьләре әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә. яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәтә, батырлык һәм куркаклык сыйфатлары белән танышалар. “Сәгать “, “Карак песи”, “Чишмә”, “Кызыл ромашкалар”, һ.б. шигырьләре эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди. Балалар М.Җәлил геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе.
Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим. Безнең балалар үз геройларын – үз тормышларын геройларча бирүчеләрне, батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә омтылучыларны белергә тиеш!!!
-
Бала һәм әкият дөньясы... 08.02.2024

Бала тормышында әкиятләр зур урын алып торалар. Әкият –бала өчен иң якыны. Әкиятләр балага дөньяны танып белергә, әхлак кагыйдәләрен үзләштерергә, гади генә итеп әйткәндә: яхшылыкны –яманлыктан аера белергә өйрәтә. Алай гына да түгел әле, әкиятләр – баланың иҗади сәләтен үстерергә, үз-үзен һәм әйләнә-тирәне тулысынча ачарга булыша.
Бакчабызда хэрдаим бик куп экиятләр укыйбыз.Экият геройларының рәсемнәрен ясадык.Тәрбиячебез Алисэ Анасовна бик күңелле “Йомры икмәк әкияттеннән бер күренеш" кисеп-ябыштыру эшчәнлеге уздырды, күңелле уеннар уйныйбыз.
Безнең киләчәгебез балалар кулында. Ә баланың әдәпле, кешелекле булып үсүе безнең үзебездән, ягъни гаиләдән һәм әйләнә тирә мөхиттән тора. Әгәр кеше күңеленә кечкенәдән үк матур сыйфатлар сеңдерелсә, ул инде гомерлек була. Үземнән чыгып шуны әйтәсе килә: балаларда уңай сыйфатларны тәрбияләү, булдыру өчен, халык әкиятләрен укуның әһәмияте зур. Әкиятләр ярдәмендә бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә.
-
“Кызыклы кышкы уеннар” 01.02.2024

Кыш - күңел ачулар өчен искиткеч матур ел вакыты! Балалар кышны бик яраталар һәм көтәләр. Нинди генә һава торышы булмасын, урамда алар табигатьне күзәтә, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныга. Саф һавада хәрәкәтләнү уеннары балалар организмына уңай тәэсир итә, респиратор авыруларга тотрыклылыгын арттыра, балаларның хәрәкәт активлыгын арттыра, хәрәкәт күнекмәләрен тагын да ныгытырга һәм физик сыйфатларны үстерергә ярдәм итә.Безнең бакча йөрүче балалар, бүген рәхәтләнеп чаңгыда шудылар, күңелле уеннар уйнадылар.
-
Мастер класс “Кул астында булган әйберләр белән математик уеннар” 27.01.2024

-
16.01.2024

Без – балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр балаларны уйнарга өйрәтүне төп бурыч итеп, куябыз. Бала өчен уен ул белем алу,күбрәк мәгълүмат туплау, хезмәт һәм иң кыйммәтле тәрбия чарасы да булып тора.
Шуларның берсе сюжетлы-рольле уен. Безнең бакчабызда балаларның ирекле, сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: кибет, гараж, хастаһанә һ.б. Балалар тәрбияче апалары Алисә Анасовна белән өлкәннәрнең хезмәте һәм һөнәрләре турында сөйләштеләр.Бу уеннар балаларда дуслык,бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Кар сыннары ясадык 28.12.2023

Әнә, тышта кар ява,
Син тәрәзәдән кара!
Ал кулыңа, син, көрәк,
Чык урамга тизерәк.
Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу, балалар өчен бик күңелле вакыт. Елдагыча, безнең бакча коллективы кар сыннары ясауны яңа ел бәйрәмнәренең бер өлеше итеп, бакча янын Кыш бабай, Кар кызы Һәм әкият геройлары белән матурладылар.
-
23.12.2023

Яңа ел – балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Һәр кеше Яңа елны түземсезлек белән көтә, ниндидер могҗизага өметләнә... 23 нче декабрь көнне "Кояшкай" балалар бакчасының Яңа Ел кичәсе үткәрелде.Бакчада бәйрәм рухы хөкем сөрде.Барлык балалар да Яңа ел кичәсенә ныклап әзерләнгәннәр һәм тамашачыларны күп санлы җырлар һәм биюләр белән шаккаттырдылар. Яңа ел бәйрәме бер сулышта үттеп китте. Яңа еллар бәхет-шатлык алып килсен, һәммәгез дә сау-сәламәт булыгыз.






