МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча ярыш
19.11.2012
17 нче ноябрь көнне Байлар Сабасының спорткомплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча ярыш үткәрелде. Биредә барлыгы 100 хезмәткәр катнашты. Ярышны мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф. ачып җибәрде һәм барлык катнашучыларга да уңышлар теләде. Көн азагына ярышның җиңүчеләре дә билгеле булды:
-
Педагог-оештыручылар өчен район семинары
19.11.2012
15 нче ноябрь көнне Шәмәрдән лицеенда педагог-оештыручыларның район семинары узды. Семинарның беренче өлешендә 4 нче сыйныф укучылары белән, Гильфанова Гөлшат Мөхәмәд кызы һәм Кәримова Албина Илфар кызы җитәкчелегендә, “Безнең балалар оешмасы” дип исемләнгән җыен (сбор) үткәрелде. Җыен тәмамланганнан соң “Балалар иҗаты калейдоскобы” дип аталган концерт программасы тәкъдим ителде. Семинар Шәмәрдән лицее лидеры – Нургалеева Айгөлнең “Кем ул лидер? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” дип аталган әңгәмә-утырышы белән дәвам итте.
-
Олимпиада начинается в школе
16.11.2012
В сентябре 2012 года Министерство образования и науки Республики Татарстан провел республиканский этап открытого публичного Всероссийского конкурса на лучшее общеобразовательное учреждение, развивающее физическую культуру и спорт «Олимпиада начинается в школе». Шеморданский лицей занял 1 место в номинации «Сельские школы» и получил право участвовать во всероссийском этапе конкурса. Поздравляем их и желаем новых побед!
-
Яшь сыйныф җитәкчеләренең район семинары
16.11.2012
31 нче октябрь көнне Юлбат урта мәктәбендә "Укучыларны тормышка әзерләүдә тәрбияви чараларның әһәмияте” темасына яшь сыйныф җитәкчеләренең район семинары үтте. Беренче көн тәртибе буенча 9 нчы сыйныфта үткәрелгән "Минем гаиләм – минем шатлыгым” темасына класс сәгате (сыйныф җитәкчесе - Фәләхова Ф.Г.), сыйныф җитәкчеләре белән "Төсләр балкышы” темасына мастер-класс (сыйныф җитәкчесе – Галимуллина Д.Г.), мәктәп күләмендә "Тарих эзләре буйлап” класстан тыш чара (оештыручы Габдулхаева Г.Р.) үткәрелде. Чара мәктәптә үтүче түгәрәкләргә йөрүче балаларның чыгышлары белән аралаштырылып алып барылды.
-
III Республиканский этап «Родина, мои родные края»
16.11.2012
В октябре 2012 года министерством образования и науки Республики Татарстан был проведен III Республиканский этап «Родина, мои родные края» Всероссийского фестиваля-конкурса патриотической песни «Я люблю тебя, Россия!». На заочный тур конкурса из нашего района было предъявлено 7 участников. Из них - Мансуров Райнур Фанилевич (член объединения «Вокал», руководитель Аубакиров Ф.Г) получил 3 место и выступил в финале республиканского фестиваля, который состоялся 4 ноября в Казани.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты утырышы
16.11.2012
8 ноябрьда Саба гимназиясендә мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты утырышы булды. Утырыштан соң профсоюз комитеты, Балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге белән берлектә "Күңелле стартлар” ярышы уздырды. Алар "Әче катык”, "Җитезләр”, "Дуслык” командаларына бүленеп тугыз төр уенда үз көчләрен сынадылар. Эш мәшәкатьләреннән арынып, спорт, актив тормыш рәвешен пропагандалау, гомумән сәламәтлекне ныгыту, күңелле ял итүне максат итеп җыелган хезмәткәрләр ярышларда бик теләп, актив катнаштылар. Ярыштан һәр кеше бүләк һәм күтәренке кәеф белән кайтып китте.
-
Пешекчеләр өчен семинар
16.11.2012
2 ноябрь көнне Сатыш авылы "Кояшкай” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрендә эшләүче пешекчеләр өчен "Сыйфатлы туклану. СанПиН таләпләре” темасына семинар булып үтте. Семинарның беренче өлешендә бакча мөдире Сәрия Якуп кызы Мөхәммәтгалиева бакча эшчәнлеге белән таныштырды, әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре Шәйхуллина Флера Хәмитовна, Исмәгыйлова Ләйлә Рафаэловна җитәкчелегендә "Туклану – сәламәтлекнең нигезе” темасына сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Семинарның икенче өлешендә 1 квартал менюына кертеләчәк үзгәрешләр турында фикер алышу үткәрелде, пешекчеләрнең фикер – тәкъдимнәре тыңланылды.
-
Мини-футбол буенча республиканың зона ярышлары 16.11.2012

10-11 ноябрь көннәрендә, Cаба районы Килдебәк урта мәктәбенең спортзалында, 1997-1998 нче елгы укучылар арасында мини-футбол буенча республиканың зона ярышлары узды. Ярышта Әтнә, Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Биектау, Арча, Питрәч егет һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Казан шәһәреннән килгән югары категорияле хөкемдарлар Рожков Сергей һәм Тимербулатов Айдар күзәтчелеге астында узган уеннар матур һәм нәтиҗәле булды. Ике көн дәвамында барган көрәштән соң кызлар командалары арасында беренче урынны Саба районының Шәмәрдән лицее, ...
-
Итоги 1 тура районного конкурса детского творчества "Мое изобретение"
16.11.2012
В заочном туре районного конкурса детского творчества "Мое изобретение" приняли участие 67 школьников. Учащиеся начальных классов проявили активность и представили на суд компетентного жюри много интересных работ. Жюри тщательно проверило каждую работу и определило лучших, которые прошли в финальный тур.
-
Шахмат түгәрәге җитәкчеләре семинары узды 16.11.2012

12 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге йортында шахмат түгәрәге җитәкчеләре семинары узды. Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә, яңа стандартлар нигезендә, башлангыч сыйныфларда шахмат серләренә өйрәтелә, шулай ук Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге каршында тугыз түгәрәк эшләп килә. Семинарда әлеге түгәрәк белән бәйле проблемалар күтәрелде, шахмат серләренә төшенүнең яңа ысуллары һәм алымнары өйрәнелде, җитәкчеләр тарафыннан төрле тәкъдимнәр кабул ителде.











