МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
VII республикакүләм “Дулкыннар” конкурсы (Тема: Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирасны саклау елы)
Опубликовано: 05.03.2013
1 – 2 март көннәрендә Казан шәhәрендә инде сигезенче ел рәттән «Дулкыннар» конкурсы үтте. Жюри әгъзалары арасында Мингол Галиев, Генадий Макаров, Гөлзада Сафиуллина кебек күренекле шәхесләрнең булуы, алардан мастер-класслар алу, фикерләрен ишетү – катнашучыларның күңеленә хуш килде.
Саба районыннан да бик күп укучылар бу конкурста үз көчләрен сынадылар. "Нәфис сүз” һәм "Вокал” номинациясендә алтышар укучы, "Рәсем” номинациясендә 9 укучы, "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр” номинациясендә 2 ансамбль катнашты. 1март көнне сайлап алу этабыннан үтеп, укучыларыбыз зур җиңүләр белән кайттылар: 1 урыннар – 4.
I урын - «Вокал» номинациясендә Саба гимназиясеннән Акберова Ләйсән (Җитәкче – Фәрит Аубакиров). Югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Ләйсәнгә конкурсның спонсоры «Мелита» берләшмәсеннән махсус бүләк – тун тапшырылды.
I урын - «Инструменталь оркестрлар hәм ансамбльләр» номинациясендэ Юлбат урта мәктәбе һәм Саба кадет мәктәп - интернаты укучыларыннан торган «Курайчылар» ансамбле (җитәкче – Фәрит Аубакиров).
I урын - «Нәфис сүз» номинациясендә Олы Шыңар урта мәктәбеннән бертуган Алисә, Сөмбел, Энҗе Билаловалар (җитәкче – Әлфия Шәйдуллина).
I урын – «Вокал ансамбль» номинациясендә Олы Шыңар урта мәктәбеннән «Зифа» ансамбле ( җитәкче – Фәннүр Галимов).
2 март көнне бүләкләү тантанасы булды, һәр катнашучыга да «Ривьера» аквопаркына флаер-билетлар таратылды.
Конкурсның лауреатлары – махсус кызыксындыру бүләгенә ия булучы укучыларыбыз да бар:
• «Вокал» номинациясендә Олы Арташ төп мәктәбеннән Закирова Ләйлә (җитәкче – Фәрит Аубакиров).
• «Нәфис сүз» номинациясендә Олы Арташ төп мәктәбеннән Валиева Алсу (җитәкче – Энҗе Валиева).
• «Рәсем» номинациясендә Завод-Нырты урта мәктәбеннән Шәймиев Булат (җитәкче – Айгөл Шәймиева).
Бәйге бик оешкан төстә үтте. Катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, иҗат уңышлары теләп калабыз.
К списку новостей











