МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Волейбол буенча мастер-класс
Опубликовано: 05.03.20132 нче март көнне Тимершык урта мәктәбе базасында волейбол буенча мастер-класс үтте. Башта, мәктәпләрдә спорт түгәрәкләрен алып баручылар һәм физкультура укытучылары катнашында җыелыш узды. Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Ахметвалиева А.Р. җитәкчелегендә алып барылган җыелышта, көн үзәгендә торган кимчелекләр, чишелмәгән мәсьәләләр һәм аларны уңай якка хәл итү хакында җанлы сөйләшү алып барылды. Соңыннан, Тимершык урта мәктәбе физкультура укытучысы А.Г. Биктимиров спортзалда волейбол буенча мастер-класс үткәрде. А.Г.Биктимиров әлеге спорт төренә бәйле күнегүләр белән таныштырды һәм волейбол уены кагыйдәләренең төп нечкәлекләрен аңлатты. Укытучылар, шул рәвешле, балаларны тагын да яхшырак өйрәтү алымнарын өйрәнделәр һәм үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Мастер-класс, Икшермә, Байлар Сабасы, Шәмәрдән һәм Тимершык зоналарына бүленеп, волейбол уйнау белән тәмамланды.
К списку новостей











