МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Җырлыйк әле"дә - Сабалылар 04.09.2012

4 нче сентябрь көнне "Җырлыйк әле" тапшыруында районыбызның яшь талантлы укытучылары катнашты. Тапшыру Укытучылар көне уңаеннан 6нчы октябрь көнне "ТНВ" каналыннан күрсәтеләчәк. Иштуган урта мәктәбе директоры Макаров Анатолий Владимирович, Саба кадет-интернат мәктәбеннән хореограф Мингазова Гөлия Шамилевна, Олы Шыңар урта мәктәбеннән рус теле укытучысы Хуҗиәхмәтова Чулпан Галинуровналар матур җырларын башкардылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар, моң чишмәләренең саекмавын телибез! Афәрин!!!
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме
01.09.2012
Җәйге матур көннәрдән соң 1 сентябрьда районның мәгариф учреждениеләре үзләренең укучыларын кабул итеп алды. 32 мәктәптә 340 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк басты. Һәр мәктәптә бүгенге бәйрәм иртәсе тантаналы төстә башланып, аерым сценарий нигезендә алып барылды. Белем бәйрәме авыл җирлеге имамнарының юлламасы белән башланып китте. Тантанада шулай ук авыл җирлеге башлыклары, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, район администрациясе һәм мәгариф бүлеге вәкилләре катнашып укучыларга, мәктәп коллективларына үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Яңа уку елында яңгыраган тәүге кыңгырау чыңыннан соң укучылар классларына таралды: һәр класста сыйныф сәгате 2013 елда узачак Универсиада темасына багышланды.
-
Пленарное заседание августовской конференции 23.08.2012

22 августа прошло районное августовское совещание педагогических работников на тему «Взаимосвязь и преемственность общего и дополнительного образования как механизм обеспечения цельности образования». В ежегодном форуме педагогов приняли участие и выступили Глава муниципального района Минниханов Р.Н., первый заместитель Министра образования и науки РТ Д.М.Мустафин, депутат Государственной Думы РФ И.И.Гильмутдинов.
-
Яңа уку елына старт бирелде 21.08.2012

Район педагогларының традицион август киңәшмәсе кысаларында фәннәр буенча секция эшләре оештырылды. Секция эшләрендә 2011/12 уку елына нәтиҗә ясалды, төрле бәйгеләрдә җиңучеләр буләкләнде, шулай ук 2012/ 13 уку елына бурычлар йөкләнде. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, укыту программалары турында сүз алып барылды, фикер алышынды, булган проблемалар бергәләп хәл ител
-
Благотворительная акция "Помоги собраться в школу" 11.08.2012

11августа в районном Центре детского творчества прошло торжественное мероприятие вручения благотворительной помощи учащимся из малообеспеченных и многодетных семей. Всего денежные поощрения получили 66 детей: 43 будущие первоклассники и 23 ученика со 2 по 11 классы. Их поздравил и пожелал успешных учебных дней Глава Сабинского муниципального района Раис Нургалиевич Минниханов. Портфели с необходимым комплектом школьных принадлежностей и обувь были вручены 5 будущим первоклассникам. Их поздравили заместитель начальника РУЭС ОАО «Таттелеком» А.А.Ахунзянов и директор филиала ОАО "Татмедиа" "ТРК "Саба дулкыннары" А.Г.Мубаракова. Также 15 семьям была оказана спонсорская помощь индивидуальными предпринимателями и организациями района. Красочный концерт доставил всем будущим первоклассникам и их родителям много положительных эмоций.
-
"Кояшкай" быелга үз эшен тәмамлады
03.08.2012
Җәйнең соңгы ае - август та башланып китте. Каникул буе районыбызда мәктәп укучылары өчен спорт, кадет, иҗат юнәлешләрендә эшләүче лагерьларда тиешле дәрәҗәдә ял итү оештырылды. 16 июльдән Явлаштау авылында урнашкан "Кояшкай" лагеренда III смена үз эшен башлап җибәргән иде. 1нче август көнне лагерьның ябылу тантанасы булып үтте. Тантанада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шәрәфиев Таһир Габдрахман улы укучыларга теләк – тәкъдимнәрен җиткерде, икенче җәйгә дә ял итәргә чакырды. Бәйрәмдә шулай ук "Кояшкай” лагере җитәкчесе Вәлиев И.И., район балалар иҗат үзәге директоры Шафикова Г.И. катнашты. Әлеге «Иҗатчы» дип аталган смена сәнгать юнәлешендә оештырылган иде, балалар хореография, җыр һәм сынлы сәнгать буенча күнекмәләрен үстерделәр. Һәр өч атнада 60 бала ял итте.
-
Наши педагоги за рубежом 29.07.2012

В рамках реализации постановления Кабинета Министров Республики Татарстан № 157 от 23 февраля 2012 года «О внесении изменений в постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 21.05.2010 № 398 «О гранте Правительства Республики Татарстан «Алгарыш» на подготовку, переподготовку и стажировку граждан в российских и зарубежных образовательных и научных организациях» проводились собеседования с соискателями гранта «Алгарыш» из числа учителей английского языка общеобразовательных учреждений республики. На второй волне конкурса приняли участие и педагоги Сабинской гимназии. Ахметгалеева Альфия Тимербаевна, учитель английского языка Сабинской гимназии успешно прошла собеседование и стала обладателем гранта «Алгарыш». Она достигла также высокого уровня в оn-line школеEF: прошла все уровни, в т.ч. 140 разговорных уроков.
-
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! 25.05.2012
Бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә. Шулай итеп, укучылар, гомерегезнең унбер елын бергә уздырган сыйныфташларыгыз, хәреф танырга өйрәтүдән башлап, теорема-законнарга кадәр төшенергә булышкан укытучыларыгыз белән хушлашасыз. Сез киләчәккә зур планнар корып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу алдында торасыз. Бүген үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешү, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур. Тормыш юллары сезгә киң ачык. Уңышның күп өлеше сезнең үзегездән тора. Мәктәптә алган белемнәрегез әлеге уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга, алда торган җитди сынаулар - дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга ярдәм итсен.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз!Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын!Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны: Саба җирен, туган авылыгызны, белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, алар алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз! Хәерле юл сезгә!Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов -
Районный семинар учителей русского языка и литературы 20.04.2012
18 апреля на базе Кильдебякской средней школы состоялся районный семинар учителей русского языка и литературы на тему «Эффективные приемы подготовки учащихся к ЕГЭ и ГИА по русскому языку». В рамках семинара была организована обзорная экскурсия по школе, посещены уроки. В 9 классе учащиеся повторили и закрепили знания по контрольно- измерительным материалам ГИА (учитель Харматуллина Р.З.). Урок развития речи в 11 классе был посвящен теме «Сочинение в формате ЕГЭ (часть 3)» (учитель Хилалутдинова М.С.). Состоялся круглый стол по проблеме семинара, на котором выступили учителя Сабинской гимназии Байкеева Г.Г. и Икшурминской средней школы Яковлева Л.Ф.Руководитель методического объединения учителей Абдуллина Г.Н. подвела итоги работы РМО за текущий учебный год, наметила задачи на перспективу. -
Семинар 20.04.2012
19 нчы апрель көнне Килдебәк урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һәм озынайтылган көн төркеме тәрбиячеләренең "Белем һәм тәрбия бирү процессының бердәмлеге” темасына район семинары үтте. Семинарның беренче көн тәртибендә "Авылым атамалары” дип исемләнгән класс сәгате, Зөфәр Шәйхетдинов иҗатына багышланган ”Шигъри мизгелләр” темасына класстан тыш чара, "Греция – страна мифов” дип аталучы ачык чара каралды. Район һәм республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңүгә ирешкән укучыларның иҗатлары, мәктәптә эшләп килүче "Хореография”, "Вокал” түгәрәкләрендә шөгелләнүче укучыларның чыгышлары семинарда катнашучылар тарафыннан җылы кабул ителде.Икенче көн тәртибе буенча планлаштырылган киңәшмә төркемнәргә бүленеп дәвам итте. Республика куләмендә оештырылган укуларда катнашкан директор урынбасарлары Ч.Ф. Заһидуллина, Е.В. Хәсәнова чыгышлары тыңланды. Балалар оешмалары эшен тагын да җанландыру, иҗади бәйгеләрдә катнашу, өстәмә белем бирү түгәрәкләренең эшчәнлеге торышы турында балалар иҗат үзәге директоры Г.И. Шафикова, балалар оешмалары буенча бүлек мөдире Л.И. Шаһидуллина чыгышлары буенча фикер алышу булды.Волонтер отрядлары эшен дәвам итү, укучыларның җәйге ялын оештыруга әзерлек һәм башка мәсьәләләр буенча мәгълүмати-методик үзәк методисты А.Ә. Хәсәнова алдагы көнгә бурычлар билгеләп, семинар эшен йомгаклады.











