МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Мини-футбол буенча район беренчелеге 24.10.2011
22 октябрь көнне Килдебяк урта мәктәбе спорт залында укучылар арасында мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Район ярышында үз зоналарында беренчелекне алган командалар көч сынашты.Укучы егетләр арасында III урынга- Сатыш урта мәктәбе командасы, II урынга- Шәмәрдән лицее командасы, I урынга- Саба гимназиясе командалары ия булды.Укучы кызлар арасында да уен бик киеренке барды. III урынга – Шыңар урта мәктәбе, II урынга- Икшермә урта мәктәбе, I урынга – Шәмәрдән лицее командасы кызлары чыкты.Җиңүче командалар мактау грамоталары һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.Шушы командалар арасында иң яхшы уенчылар да билгеләнде: кызлардан - Фаляхова Ландыш (Икшермә), егетләрдән -Валеев Раил (Саба гимназиясе).Бу ярышларда беренчелекне алган командалар, район данын Республиканың зона ярышында яклаячаклар. -
Өстәмә белем бирү эшчәнлегенең торышы 21.10.2011
2011 нче елның 20 нче октябрендә мәктәпләрдә өстәмә белем бирү эшчәнлегенең дөрес оештырылуын күзәтү, өстәмә белем бирү педагогларының расписание нигезендә төгәл эшләвенә ирешү, эш программасы төзү, журналларны дөрес тутыру буенча методик ярдәм күрсәтү, берләшмәләрдә укучылар тупланышын контрольгә алу максатыннан, Балалар иҗат үзәге директоры Шафикова Г.И., бүлек мөдире Ханафиева А.М. тарафыннан, Явлаштау, Иштуган, Шынар урта мәктәпләре, Шәмәрдән лицеенда өстәмә белем бирү эшчәнлегенең торышы тикшерелде.Иштуган урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы Г.Х.Степнованың "Хор”, Шәмәрдән лицеенда Ф.М.Габдрәшитованың "Сәхнә теле” ("Сценическое исскуство”), Олы Шыңар урта мәктәбендә А.К.Шайдуллина җитәкләгән "Хореография” һәм Г.Ф.Гарипованың "Сәнгать дөньясында кунакта” берләшмәләре эшчәнлеге яхшы оештырылган, дәресләр расписание нигезендә үз вакытында үткәрелә, укучылар түгәрәкләргә теләп йөриләр. Берләшмә җитәкчеләре раслатылган еллык эш программасына нигезләнеп эшлиләр. -
Семинар учителей русского языка и литературы 21.10.2011

Как же добиться хороших результатов на ЕГЭ? Как учителю планировать уроки? Какие эффективные технологии применять? На эти и другие вопросы могли получить ответы молодые учителя русского языка и литературы в рамках районного семинара на тему «ИКТ как основа современного урока в условиях модернизации образования», организованного Информационно- методическим центром 20 октября 2011 года на базе МОУ «Гимназия пгт Богатые Сабы».
-
Сабаның №4 «Кыңгырау” балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде 21.10.2011
21 октябрь көнне Сабаның №4 «Кыңгырау” балалар бакчасында "Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, Сөмбелә белән уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик матур, бай эчтәлекле программа буенча күңелле үтте.Әти- әниләр катнашында "Көзге муллык” күргәзмәсе оештырылды. Һәр әти- әни дә бик актив катнашты. Иң матур, үзенчәлекле композицияләргә урыннар билгеләнде. Түбәндәге балаларның әти - әниләренең эшләре "Иң матур копозиция” дигән номинациядә җиңделәр : Ф.Алинә, К.Регина, З.Самат, Т.Ясминә, Т.Адель, З.Ирек, Ш.Асаф, Г.Илдан, М.Диаз. "Иң үзенчәлекле” номинациягә А.Камилә, М.Аделина, Ш.Радик, З.Руслан, Г.Айзилә, Х.Арвиль лаек булды, "Иң иҗади”- Г.Артур, М.Диана, Н.Данилләр лаек булдылар. -
Хәрби – патриотик юнәлештәге ачык ярышлар
20.10.2011
14-15 октябрь көннәрендә Баулы шәһәрендә мәктәп укучылары арасында “Туган илне сакларга әзерлән!” (“Готовимся Родине служить!») дип исемләнгән хәрби – патриотик юнәлештәге ачык ярышлар булып үтте. Анда Балалар иҗат үзәгенең “Патриот” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар командасы, Саба гимназиясе тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хайриев Илнур Зөфәр улы җитәкчелегендә катнашып кайттылар. Ярышлар Баулы муниципаль районы “Укучылар йорты” автоном белем бирү учреждениесе базасында үтте. Укучылар, 2 көн дәвам иткән ярышларда, төрле турларда үзләрен сынадылар: иҗади чыгыш ясау, команда белән таныштыру, хәрби газеталар нәшер итү, туризм, спорт ярышлары. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән 8 команда арасында БЕЗНЕКЕЛӘР 3 урынга лаек булып, районыбызга җиңү белән кайттылар. Аларны чын күңелдән тәбриклибез һәм уңышлар телибез.
-
Укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге
17.10.2011
15 октябрь көнне Кильдебәк һәм Саба гимназиясе мәктәпләре базасында укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте.Укучы егетләр арасында I урынга - Шәмәрдән лицее, II урынга - Тимершык, III урынга – Икшермә урта мәктәбе командасы ия булды.Укучы кызлар арасында I урынга – Тимершык урта мәктәбе, II урынга – Шәмәрдән лицее, III урынга – Кызыл Мишә төп мәктәбе чыкты.Җиңүче командаларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук егетләр һәм кызлар арасында иң яхшы уенчыларны да билгеләдек. Кызлардан Шөгаепова Алсу (Шәмәрдән), егетләрдән Шакиров Ильдар (Шәмәрдән) лаек булдылар. Иң яхшы тренер исеменә Тимершык мәктәбеннән Шакиров Шамил Хасанович, Шәмәрдән лицееннан Газизов Дамир Илнурович лаек булды.
-
Көнкүреш хезмәте укытучыларының семинары 14.10.2011
13 октябрьдә Килдебәк урта мәктәбе базасында көнкүреш хезмәте укытучыларының семинары үткәрелде. Семинарның кун тәртибе буенча тубәндәге мәсьәләләр каралды:1. Технологиянең «Мәктәп яны участогы» бүлеген йомгаклау тәжрибәсе белән уртаклашу. Укытучылар мәктәпнең технология укытучысы Латипова А.М. чыгышын тынладылар, класстан тыш чара- «Уңыш бәйрәме» каралды.2. Технологиядән район туры олимпиадасын уткәру турындагы положение белән мәгариф булеге баш белгече Ракова Н.Т. таныштырды.3. Уку елына планнар белән методик берләшмә житәкчесе Ахметова Р.Г. таныштырды. Йомгаклау өлешендә оештыру эшләре каралды, укытучыларның сорауларына җаваплар алынды. -
Мөгаллимнәр бәйрәме 10.10.2011

Укытучылар бәйрәме уңаеннан 8 октябрь көнне районның педагогик коллективлары район үзәгендә урнашкан Спорт – мәдәният үзәгенә җыелды. Мөгаллимнәрне профессиональ бәйрәмнәре белән муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Равил Мөбәрәкович тәбрикләде, аларга үзенең иң матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмнең беренче өлеше күңелле стартлар белән башланып китте.
-
Акция «Поздравь учителя!»
05.10.2011
4 октября 2011 года в районе проводилась акция «Поздравь учителя!», приуроченная к профессиональному празднику педагогов. К проведению акции в нашем районе привлеклась бригада волонтеров, сформированная из учащихся Сабинской гимназии, которые в ярких футболках и кепках в оживленных местах предлагали населению заполнить открытки.
После завершения акции все собранные открытки были доставлены по указанным адресам.
-
Поздравляем
05.10.2011
УВАЖАЕМЫЕ КОЛЛЕГИ!
Примите самые искренние поздравления и добрые пожелания в связи празднованием Дня учителя! Вы посвятили себя благородной миссии – учить и воспитывать молодое поколение. В эти дни все слова благодарности - в ваш адрес, цветы улыбки, поздравления бывших и настоящих учеников - только вам. День учителя - особенный праздник. В этот день мы с благодарностью и теплотой вспоминаем школу и своих учителей. В этот день мы спешим поздравить тех, кто отдал нам столько любви и терпения, и тех, кто учит наших детей сегодня. Восточная мудрость гласит "Сосуд всегда сохраняет запах того, что в него налили в первый раз". Все мы когда- то пришли в первый раз в первый класс, и наша дальнейшая судьба во многом зависела от того, кто встретил нас там.
УВАЖАЕМЫЕ НАШИ УЧИТЕЛЯ!
От всей души поздравляем Вас с нашим профессиональным праздником! Желаем всем доброго здоровья, человеческого счастья, профессиональных успехов, понимания и любви близких, родных, учеников и родителей!











