Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Хайртдинова Гузель Радиковна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Куркынычсызлык. Уттан саклан. 29.03.2017
Бу атнада тематик атна куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланды, ягъни балаларның тормышта була торган куркыныч чыганаклары турында беренчел күзаллаулар булдыру, балаларны тормышта яңа, алар өчен гадәти булмаган очракларда, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү; балаларның өйдән тыш, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен үти белүләрен ныгыту; башкалардан да бу кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итәргә өйрәтү; кирәк булган очракта, мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакыру телефоны номерын җыярга өйрәтү. Шушы максатларны истә тотып, бүген, уртанчыларр төркемендә тәбияче Гиззатуллина А.А. интегральләшкән белем бирү эшчәнле алып барды. Эшчәнлек барышында балалар янгынны булдырмый калу, чыга калса ни эшләргә икәнен искә төшерделәр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча рәсем ясадылар.
-
28.03.2017
28 марта, воспитатель Шагиева Л.Р. участвовала республиканском семинаре, прошедший в Балтасинском районе по теме: «Профилактика детского дорожно- транспортного травматизма в условиях реализации ФГОС»
-
"Созвездие-Йолдызлык - 2017" 24.03.2017
Кичә Зур Әтнәдә балалар арасында "Созвездие-Йолдызлык - 2017" фестивале булып узды. Әлеге бәйгедә безнең бакчабыздан Сагитов Булат "Конферанс" номинациясендә катнашты. Булатны сәхнәгә логопед Сулейманова Гүзәл Раифовна әзерләде һәм Булат рус һәм татар телендә чыгыш ясады. Аның чыгышын жюри әгъзалары бик җылы кабул иткән. Без исә, Булатның уңышлары белән бик горурланабыз һәм киләчәктә дә ул матур иҗаты белән сөендерер дигән теләктә калабыз.
-
Карга боткасы 24.03.2017
Бүген, бакчабызда язны каршылау иртә таңнан ук башланып китте. Нәүрүзбикә килгәнче бәйрәм символлары ала каргалар балаларны тәмле ботка белән сыйладылар. Бәйрәм рухы соңрак урамда, саф һавада кышны озатып, язны каршы алып дәвам итте.
-
24.03.2017
Ак буяулы бер оя бар
Бакчада зур агачта,
Очып килә шул ояга
Сыерчык яз булгач та,- дип без акциябезне дәвам итеп сыерчык ояларын бакчабыз биләмәсендәге агачларга элергэ ашыктык. Бу зур чарада катнашкан һәр гаиләгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Табигать - анабызны бергәләп саклыйк һәм яратып, куанып яшик.
-
Хуш киләсең НӘҮРҮЗБИКӘ! 24.03.2017
Бүген, бакчабыз белән зурлап кышны озатып Нәүрүзбикәне каршылау бәрәме булды
Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз, Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борыңгы такмакларын ишеттек, җырлы-биюле уеннарын уйнап, балалар да әти-әниләр дә дәртләнеп биедек. Бәйрәм тамашасы, рус теле тәрбиячесе Зарипова Л.И., тәрбиячләр Сулейманова Г.Р., Ахметшина А.Г., Гиззатуллина А.А. һәм музыка җитәкчесе Аглиуллина Д.В. алып баруында бик матур үтте. Бәйрәмгә килгән Кыш Бабай һәм убырлы Нәүрүзбикә белән көч сынаштылар. Нәүрүзбикә балаларны төрле татар милли уеннарда уйнатты, ә бәйрәм символы кояш балаларга җылысын биреп күңелләрен ачты. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, хезмәттәшләр! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе – “Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз”. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чыңга ашсын!
-
Кызыклы тәҗрибәләр 21.03.2017
Бүген, 21 март көнне ,1 нче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбияче Шагиева Л.Р. белән “Су яшәү чыганагы” дигән атналык теманы “Танып белү” шөгелендә тирәнтен өйрәнә башладылар. Балалар кунакка килгән аюга яз ел фасылы турында өйрәнгәннәрен сөйләделәр.Һәм шөгелдә суның барлык тереклеккә, яшеллеккә яшәү чыганагы булып торганын белделәр. Балалар шөгел барышында урман , кырларга яңгыр явып яшелләндерүен әйтә алдылар.Ә тәрбияче үз чиратында аларга яңгыр яудырып тәҗрибә үткәреп күрсәтте. Балаларга бугенге шөгел аеруча кызыклы һәм файдалы булды.
-
Кошлар кайтуын көтәбез 21.03.2017
Безнең “Балачак” балалар бакчасы Байлар Сабасының иң гүзәл урынына урнашкан. Ул зифа буйлы каеннар, юкәләр, миләш агачлары арасында утыра. Бакчабыз кышын ап-акка, җәен ямь-яшелгә, көзен алтынга күмелеп утыра . Ә язны без җылы яктан кайтучы кошларны көтәбез. Аңа зәерлек бик җитди: җимлекләр куябыз һәм инде әлбәттә кош оялары хәстәрлибез. Бу яхшы акциягә хөрмәтле әти-әниләребез бик актив килеп ел да яңа 25 ләп оя алып киләләр. Балалар исә бик сөенеп, горурланып аларны тизрәк хезмәткәр Алмаз абыйлары белән куярга ашыгалар. Шулай, кечкенәдән үк табигатебезгә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияли алсак иде дигән теләктә калабыз.
-
Кошлар белән дуслар без. 17.03.2017
Кыш буе яткан карлар
Эределәр,эределәр.
Сыерчыклар,тургайлар
Килделәр,килделәр.
Бүген,17 март көнне ясле төркеме балалары янына кунакка сыерчык килде. Балалар, тәрбиячеләре Мөнирә Сабирова белән берлектә, сыерчык оясы белән таныштылар.Канатлы дусларыбызның гәүдә өлешләрен кабатлап сүзлекләрен баеттылар.Балалар кошлар булып очып, җим чүпләп карадылар.Сыерчыкның матур тавышын аудиоязмадан тыңладылар. Шөгыль күтәренке рухта барды. Эшчәнлек “Сулар ага,бозлар китә,кошлар кайта җылы яклардан”атналыгы кысаларында узды.Максат:Балаларны сыерчыкны рәсемдә танырга,исемен әйтергә өйрәтү. Нәни дусларыбызга карата кайгырту һәм ярату хисе тәрбияләү.
-
Кошлар кайта җылы яклардан 17.03.2017
Буген бездә гадәти булмаган бәйрәм булып узды. Без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәргә җыелдык. Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды. Кошлар бик озак туган җирләренә кайттылар. Аларга бик күп километрлы юл үтергә туры килде. Хәзер алар безне матур җырлары белән шатландырачак. Бәйрәм кошларга багышланган төрле уеннар белән барды. Мәсәлән: 1.«Йорт һәм кыргый кошлар» 2. Табышмаклар бәйгесе. 3. Бармак уеннары. 4. «Кайсы ничек җырлый?» кебек уеннар балаларга бик хуш килде. Кошлар – безнең дуслар. Аларны рәнҗетергә ярамый. Аларны сакларга кирәк. Кыш көне без аларга булышабыз, җим сибәбез. Кошлар да безгә ярдәм итә: зарарлы кортларны чүплиләр. Шуңа да без- кешеләрдән зур ярдәм ул кошларның җылы яклардан кайтышларына оялар булдыру, җимлекләр ясау. Атна дәвамында балалар әтиләре белән ясаган сыерчык ояларын алып килделәр. Узган ел безнең бакча 12 сыерчык оясын куйган иде, алар берсе дә буш тормады, бакчабыз сыерчыклар җырлавына күмелде. Бүгенге чарада да без сыерчык ояларын ясаучыларны һәм рәсем бәйгесендә катнашкан балаларны тәбрикләдек.